Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт үз-үзеңә ышаныч хисен арттыра

Россия мәктәпләрендә спорт төре буларак самбоны үстерүгә юнәлдерелгән иң зур мәгариф-спорт проекты турында газетага «Рекорд-Кама Тамагы» спорт клубы тренеры Сергей Федоров сөйләде.

–  “Самбоны – мәктәпкә!” - бу мәдәни традицияләрне торгызуга, рухи-әхлакый кыйммәтләргә, сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешенә ия булган, бабаларыбызның батырлыкларын бәяли алырлык яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән бөтенроссия проекты, - диде Сергей Васильевич. - Мәгариф учреждениесе проектка түбәндәгечә керергә мөмкин: беренче адым – «Самбоны – мәктәпкә!» Бөтенроссия проекты эшчәнлеге турындагы документларны өйрәнергә һәм аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле ресурсларны әзерләргә кирәк (ресурс үзәге турындагы нигезләмә, проект буенча методик тәкъдимнәр, программа-методик комплекс). Аннары икенче адым – оешма җитәкчесе белән килештереп, проектка керү турында карар кабул итү, аннан соң проектка керү өчен гариза, хезмәттәшлек турында килешү һәм ресурс ярдәменә гариза (самбо келәме) кергән кирәкле документлар пакетын булдыру мөһим. Барлык документларны сканлаштырылган вариантта school@ligasambo.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк, ә документларның төп нөсхәләрен түбәндәге адрес буенча җибәрү зарур: 124683, Мәскәү шәһәре, Зеленоград а/я 20 (ССЛС 2022).

Проект мәктәп укучыларын белем бирү (интеллектуаль, иҗади һәм спорт) программалары аша самбога өйрәтүгә, аларның физик сәләтләрен, лидерлык сыйфатларын һәм югары әхлакый принципларын үстерүгә, мәктәп лигасына берләштерелгән самбочылар хәрәкәтен оештыруга, проектны гамәлгә ашыру өчен гомуми белем бирү оешмаларында кирәкле шартлар (материаль-техник, кадрлар, методик һәм башкалар) булдыруга, самбо буенча яңа технологияләрне эшләтеп җибәрү һәм өйрәтүне оештыру өчен инновацияле программаларны гамәлгә ашыра торган мәктәпләр челтәрен булдыруга, һөнәри педагогик тәҗрибә уртаклашуга, самбо буенча массакүләм спорт чараларының яңа, шул исәптән мотивация үсешенә, ярышлар рухын формалаштыруга һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә торган дистанцион формаларын тормышка ашыруга юнәлтелгән.

Проект кураторлары – Россия Федерациясенең мәгариф министры  Сергей Кравцов һәм «Бөтенроссия самбо федерациясе» ОФСО президенты Сергей Елисеев, проектны гамәлгә ашыру төбәк тәҗрибәсеннән башлап 2010 елда ук башланды, 2015 елдан проект төбәкара статуска ия булды, ә 2017 елда исә гомумроссия проектны үстерү тәҗрибәсе старт алды.

Хәзерге вакытта проектның якын киләчәккә төп бурычлары – проектта катнашучы оешмалар (мәктәп укучылары) санын арттыру, физик культура предметы кысаларында самбо модулен мәктәп программасына кертү, мәктәптән тыш эшчәнлек системасында заманча мәгариф алымнарын куллануга юнәлдерелгән самбо буенча мәктәп лигасын булдыру, 3D самбо кебек инновацияле эш формалары булдыру,  материаль–техник  һәм программа-методик тәэмин ителүне камилләштерү, педагоглар һәм административ кадрлар өчен заманча белем бирү программаларын төзү.

Шул рәвешле, самбоны сайлау нәтиҗәсендә, мәктәп укучылары үзләрен һәм якыннарын якларга, стандарт булмаган хәлләрдә тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә, шәхеснең төрле яклап үсешенә ярдәм итә торган сыйфатларга – дисциплиналылыкка, ихтирамлы һәм чыдамлы булырга өйрәнә. Шулай ук спортның бу төре, куркуны җиңүдән башлап, һөнәри эшчәнлектә һәм шәхси тормышта уңышка омтылучанлыкны, лидерлык сыйфатларын һәм конкурентлыкка сәләтлелекне үстерә, сәламәтлекне һәм физик халәтне ныгыта, гомер озынлыгы һәм тормыш сыйфаты шуларга бәйле.

Мәктәптә самбо лигасы – өстәмә белем бирүдә инновацияле эш формаларының берсе, ул сәләтле һәм инициативалы яшьләр өчен югары дәрәҗәдәге ярышларда һәм чараларда катнашу, спорт өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешү, яшьтәшләре, төрле кызыклы һәм танылган кешеләр белән аралашу  мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев