Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт коллективны берләштерә

«Август-Агро» идарәче компаниясе уртак максатларга ирешү өчен хезмәткәрләрне бергә туплый.

2022 елда «Август-Агро» идарәче компаниясенең беренче спартакиадасы узды, анда республика территориясендә эшләүче һәр филиалдан биш команда, шулай ук төп офис һәм дилер үзәге командалары катнашты.

Узган ел программага биш спорт төре кертелде, һәр филиалда алар буенча ярышлар узды. Спартакиада безнең районда ачылды – «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы мәйданчыгында баскетбол буенча ярышлар узды. 

Бу хакта безнең газета язган иде, шулай да барлык төрдәге ярышларның нәтиҗәсе буенча 2022 елда беренче урынны нәкъ менә «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖның «Идел-Кама» командасы алуы турында искәртергә телибез.

Предприятие командаларын берләштерү буенча әлеге тәҗрибәне дәвам итәргә карар кылынды. Быел да 11 февральдә Мөслимдә икенче спартакиада старт алды.

Анда мини-футбол буенча ярышлар узды, анда «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖның ир-атлар командасы, финалда Лениногорскидан килгән хезмәттәшләренә оттырып, икенче урынны алды, ә хатын-кызлар командасы кыр хуҗаларын җиңеп, беренче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев