Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт гаиләсе

Узган сишәмбедә "Акчарлак" спорт комплексында "Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе" исемле чара булды. Анда район үзәгеннән иң тату, җитез дүрт гаилә үзара көч сынашты. Төрле конкурста тырышлык һәм осталык күрсәткән гаиләләрнең нәни балалары аеруча бәйрәмгә ямь өстәде. Алар табигый кыланышлары белән әти-әниләренә алдынгылыкны алу өчен булышты. Йөгерү-сикерү кебек спорт ярышларында...

Узган сишәмбедә "Акчарлак" спорт комплексында "Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе" исемле чара булды.
Анда район үзәгеннән иң тату, җитез дүрт гаилә үзара көч сынашты. Төрле конкурста тырышлык һәм осталык күрсәткән гаиләләрнең нәни балалары аеруча бәйрәмгә ямь өстәде. Алар табигый кыланышлары белән әти-әниләренә алдынгылыкны алу өчен булышты. Йөгерү-сикерү кебек спорт ярышларында төрле нәтиҗә булса да, өйдә һәрвакыт газ плитәсе янында, кер юу, җыештыру эшләрендә хәрәкәтләнгән әниләр, авыр эшләрне хәл итүче гаилә башлыклары бу чарада бердәм һәм матурлар иде.
Жюри йомгак ясагач: Айсиннар I урынга, II - Хәбибулловлар, II - Хәмидуллин-Низамовалар, IV - Гыймадиевлар лаек дип табылды. Чараны Эльвира Каюмова һәм Ирина Петрухина кызыклы итеп алып барды, Рафаэль Гыйлванов җитәкчелегендәге коллектив матур биюләр белән кичәне бизәде.
Соңыннан МР башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фирдүс Хәйруллин МР башлыгы исеменнән катнашучыларга бүләкләр тапшырды һәм халыкара гаилә көне белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев