Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт берләштерә

Район предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары арасындагы VI спартакиада тәмамланды.

Җиңүчеләр ачыкланды, әмма оттыручылар юк, катнашучылар ярышлар вакытында кәеф күтәренкелеге, уңай тәэсирләр алды, күбесе спорт белән шөгыльләнә башлады. Уртак максатка ирешү өчен коллективларның берләшкәнлеге шатландыра. Сәламәт яшәү рәвеше көндәлек иҗтыяҗга әверелгән коллективлар призерлар булды. Ярышларның җиде төреннән соң «Волготанкер» ААҖ Вәкиллеге -Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ командасы җиңүче булды (655 очко), II урында - Кама Тамагы МР Советы һәм башкарма комитет - «Кама Тамагы» штп МСУ- «Бердәм Россия» БСП җирле бүлекчәсе (480), III урында - Кама Тамагы урта мәктәбе (453). Призерлар кубок һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X