Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт бәйрәме

Безнең өчен спорт темасының әһәмияте көннән - көн арта бара, чөнки тиздән, бик тиздән башкалабыз -Казанда җәйге Универсиада үтәчәк. 31 майда, Мәскәү вакыты белән 22 сәгатьтә, Брюсельдәге Халыкара студентлар спорты федерациясе 2013 елгы Универсиада уеннары башкаласы булачак шәһәрнең исемен атады. Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын, ә аны шулай дип тә атыйлар,...

Безнең өчен спорт темасының әһәмияте көннән - көн арта бара, чөнки тиздән, бик тиздән башкалабыз -Казанда җәйге Универсиада үтәчәк. 31 майда, Мәскәү вакыты белән 22 сәгатьтә, Брюсельдәге Халыкара студентлар спорты федерациясе 2013 елгы Универсиада уеннары башкаласы булачак шәһәрнең исемен атады.
Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын, ә аны шулай дип тә атыйлар, үзендә үткәрү өчен дөньяның өч шәһәре ныклап көрәште, әмма җиңүне Казан яулады! Әлеге спорт, яшьлек, дуслык бәйрәменең Татарстан башкаласында үткәрелүе республикабызны дөнья күләм дәрәҗәсен тану, аңа ышаныч күрсәтү буларак бәяләнергә хаклы. Казан өчен бу башка илләр алдында дан казану, алга китү өчен менә дигән зур мөмкинлек.
Мәгълүм булганча, Универсиада кунаклары күңелендә Казан турында яхшы фикерләр калдыру өчен, республика һәм шәһәр халкының бу чара турында белүләре генә җитми. Халыкның Универсиадага уңай карашта булып, туган ягы өчен горурлык хисләре тоеп, уеннарны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашу теләге булу зарур. Шушы очракта гына, Казан - Россиянең фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туристлар үзәге буларак, әйдәп баручы шәһәрләре исемлегендә лаеклы урын тотачак.
Универсиада - профессиональ спортсменнар өчен генә түгел, ул безгә хыялларны чынга ашырырга, зур уңышларга ирешергә, үз - үзең белән, әйләнә - тирә дөнья һәм башка кешеләр белән гармониядә яшәргә мөмкинлек бирә.
2013 елгы җәйге Универсиаданың спорт программасына Универсиада тарихында беренче тапкыр 27 спорт төре кертелә. Казанда узачак Универсиада талисманы - барс баласы. Исеме - Юни. Минем уйлавымча, әлеге талисман башкалабызга уңыш китерәчәк.
Универсиада үткәрелгән көннәрдә Казан моңарчы күрелмәгән санда спортчылар, туристлар кабул итәчәк. Башкалабызга дөньяның 170 иленнән кунаклар килүе көтелә. Казан аларны каршы алырга әзер инде, чөнки безнең татар халкы гомер - гомергә кунакчыл халык булды. Бүгенге көндә Казанда төрледән - төрле спорт объектлары төзелде. Аларның күбесе кулланылышта.
Универсиада - Казанда! Яшьләр өчен менә дигән перспектива бит бу, чөнки наркомания, спиртлы эчемлекләр кебек проблемаларны яшьләрне спорт залларына, түгәрәкләргә җәлеп итеп кенә җиңәргә була. Яшьләр арасында спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартылучылар артканнан- арта. Универсиаданың уңай якларының берсе бу.
Казан кебек матур һәм бай тарихлы шәһәр Универсиада кебек зур чаралар үткәрүгә, һичшиксез, лаек! Никадәр спорт обьектлары төзелә, башкалада тәртип урнашачак.
Казанда гына түгел, безнең үзебезнең Кама - Тамагы районында да Универсиадага әзерләнү бара. 2010 елның 6 декабрендә районыбызның горурлыгы булып торган «Акчарлак» спорт комплексы ачылды. 4 катлы булган әлеге бинада 11 спорт төре белән шөгыльләнергә була. «Акчарлак» спорт комплексының исеме дә бик үзенчәлекле. Әлеге исем район укучылары арасында үткәрелгән конкурс ярдәмендә сайланып куелган.
Бүген мин «Акчарлак» спорт комплексында беренче тапкыр. Монда килеп керүгә үк, минем тагын да әлеге бина турында күбрәк беләсем килә башлады. Монда шөгыльләнгән яшьләр, минем фикеремчә, чын-чынлап бәхетле. Мине тагын да гаҗәпләндергәне: бүлмәләрнең матур бизәлештә булуы. Спорт залында Универсиада уңаеннан куелган флаглар һәм Универсиада талисманы булган барс малае залга тагын да матурлык өсти.
Бүген «Акчарлак» спорт комплексында ике мәктәптән килгән егетләр үзләренең көчләрен сынаша. Аларның шулай теләп төрле уеннарда катнашулары, тиктормас егетләр икәнлеге, минем күңелемдә аларга карата соклану хисе уята. Барлыгы алты төрле спорт уены оештырылган иде. Егетләрнең барысы да уеннарда сынатмыйча, призлы урыннар яулады. Әлеге ярышны күзәтеп торуыма чиксез шатмын. Мин егетләрнең зур уңышларга ирешүенә өметләнәм. Бәлки, алар арасында башкалабыз Казанда узачак Универсиадада катнашучылар булыр. Мин моның шулай булачагына ышанам.
Хәтта иң өметсез очракта да сине бер генә кеше өскә күтәрә ала, ул да булса син - үзең.
«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» диелә татар халкы мәкалендә. Сәламәт булуның нигезе - яшәү рәвешеңнең дөрес булуында. Ә моның өчен спорт белән дус булырга кирәк. Без дә Универсиаданы спорт уеннарында чыныгып, мәктәптә үткәрелгән ярышларда актив катнашып каршы алыйк! Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев