Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спартакиада дәвам итә

Предприятие, оешма, учреждениеләр хезмәт коллективлары арасында VI спартакиада кысаларында бишенче төр - мини-футбол тәмамланды.

"Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында үткәрелгән футболчылар ярышында "Волготанкер" Вәкиллеге Куйбышев исемендәге РБФ спортчылары (елгачылар) белән берлектә беренчелеккә чыкты, икенче урында - коммуналь хезмәтләрнең берләштерелгән командасы, өченче урында - Кама Тамагы урта мәктәбе командасы.

Гомуми зачетта башкаларны күпкә артта калдырып беренче урында елгачылар (455 очко), икенче урында - муниципаль район Советы һәм башкарма комитет, өченче урында - РОВД.

Киләсе атнага йөзү буенча ярышлар була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X