Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спартакиада дәвам итә

ТР авыл районнары арасында спартакиада дәвам итә. 16-17 ноябрьдә Арчада Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» IX авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнары ир-егетләре командалары арасында баскетбол буенча ТР чемпионаты үткәрелде. Анда районыбыз җыелма командасы да катнашты. Ярышларда республиканың 18 җыелма командасы катнашты. Безнең команда беренче әйләнештә Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары җыелма...

ТР авыл районнары арасында спартакиада дәвам итә.

16-17 ноябрьдә Арчада Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» IX авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнары ир-егетләре командалары арасында баскетбол буенча ТР чемпионаты үткәрелде. Анда районыбыз җыелма командасы да катнашты. Ярышларда республиканың 18 җыелма командасы катнашты. Безнең команда беренче әйләнештә Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары җыелма командаларына оттырып, призлы урыннар өчен көрәшүдән төшеп калды. Күңел төшенкелегенә бирелергә вакыт юк, эшләргә кирәк.

22 ноябрьдә әлеге спартакиада кысаларында Әлки районының Базарлы Матак авылында ир-егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелә. Анда районыбыз футболчылары район данын яклаячак.

Уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев