Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Советлар Союзы герое истәлегенә багышланган эстафета

7 майда Кирельск авыл җирлегендә Советлар Союзы герое М.А. Чирков истәлегенә багышланган чираттагы район эстафетасы булды. Эстафетада районның 8 мәктәбе укучылары катнашты. Ярышта катнашучыларга арыганлык һәм дистанция белән генә түгел, бу көнне "котырынган" җилгә каршы да көрәшергә туры килде. Рудник урта мәктәбе укучылары чын мәгънәсендә спорт рухыкүрсәтте. Әйе, алар дистанциядән...

7 майда Кирельск авыл җирлегендә Советлар Союзы герое М.А. Чирков истәлегенә багышланган чираттагы район эстафетасы булды. Эстафетада районның 8 мәктәбе укучылары катнашты. Ярышта катнашучыларга арыганлык һәм дистанция белән генә түгел, бу көнне "котырынган" җилгә каршы да көрәшергә туры килде. Рудник урта мәктәбе укучылары чын мәгънәсендә спорт рухыкүрсәтте. Әйе, алар дистанциядән төшеп калса да, ахырынача "көрәште". Алтын медальләр иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, 10 команданы артта калдырган Сөйки урта мәктәбе командасына эләкте. Кама Тамагы укучфылары көмеш призерлар булды. Бронза исә чара хуҗаларына насыйп булды. Кирельск төп мәктәбе укучылары аңа җиңүгә омтылу белән лаек булды. Призерларның барысына да бүләкләр тапшырылды. Дипломнар һәм медальләрне МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин һәм ДЮСШ директоры Александр Кочетков тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X