Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сынатмадылар

Узган шимбәдә Казан шәһәрендә Россиянең пенсионерлар союзы район бүлеге җыелма командасы II республика спартакиадасы финалында катнашты. Алар спортның алты төрендә көч сынашты. Йөзүдә Владимир Сороковнинга тиңнәр булмады, чөнки ул аз гына да шанс бирмәде һәм көндәшен күпкә артка калдырып, I урынны яулады. Александр Захаров 2,41 минут вакыт белән урыннан сикерү...

Узган шимбәдә Казан шәһәрендә Россиянең пенсионерлар союзы район бүлеге җыелма командасы II республика спартакиадасы финалында катнашты.
Алар спортның алты төрендә көч сынашты. Йөзүдә Владимир Сороковнинга тиңнәр булмады, чөнки ул аз гына да шанс бирмәде һәм көндәшен күпкә артка калдырып, I урынны яулады. Александр Захаров 2,41 минут вакыт белән урыннан сикерү буенча көмеш призер булды. Ә ростислав Рубцов спартакиаданың иң өлкән катнашучысы иде, аңа быел 86 яшь тула, шулай да ул рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә. Ярышта ул 27 тапкыр идәннән тартылды. Аның авылдашы, районыбызның танылган чаңгычысы, Николай Лабзин (аңа 74 яшь тула) эстафета ярышында команда өчен катнашты. Хатын-кызлар арасыннан Нина Переведенцева кросста, Людмила Носкова өстәл теннисында, Надия Нургалиева дартста яхшы күрсәткечләргә иреште. Нәтиҗәдә, 25 авыл районнары арасында безнең район командасы дүртенче урынга лаек булды. Афәрин! Сәламәтлегегез какшамасын һәм спортта яңа уңышлар телибез сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев