Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сагына дуслары

Узган җомгада "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кама Тамагы татар урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән Роберт Хәйруллин истәлегенә багышлап волейбол турниры үткәрелде. Аны коллегалары оештырган, быел ул икенче тапкыр үтте. Роберт Фәйзрахман улы хакында бик күп сөйләргә мөмкин, күпләрнең күңелендә ул якты, матур хатирәләр калдырды. Мин бу турыда турнирга килгән берничә...

Узган җомгада "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кама Тамагы татар урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән Роберт Хәйруллин истәлегенә багышлап волейбол турниры үткәрелде.

Аны коллегалары оештырган, быел ул икенче тапкыр үтте. Роберт Фәйзрахман улы хакында бик күп сөйләргә мөмкин, күпләрнең күңелендә ул якты, матур хатирәләр калдырды. Мин бу турыда турнирга килгән берничә кешедән дә сорадым. Кама Тамагы гомумбелем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Гращенкова: "Роберт Фәйзрахман улы матур эшләре белән күңелдә яши. Бервакыт Даимә Дәүләтшина юбилеенда бергә булдык. Синтезаторда Светлана Кузнецова уйный. Роберт килде дә уйныйсы килә, өйрәнәсе килә, ди. Матур җырлый, нәфис сүз остасы, биюче, спортны һәм балаларны яратты. Ходай биргән талант иде аңарда. Әнә шулай тормышта барысына да өлгерергә тырышты".

Олы Салтык урта мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Вафин: "Роберт белән бергә Казанда педагогия институтының физик тәрбия факультетында укыдык. Мин аны яшьтән үк беләм. Аның абруе зур иде. Без һәрвакыт дус мөгаләмәдә булдык. Кешелекле иде ул".

Турнир башланганчы хезмәттәшләре һәм укучылары аның каберенә барып чәчәкләр куйдылар, әти-әнисе янына кереп күрешеп чыктылар. Уенга быел 7 команда килгән. Баш хөкемдар, спорт ветераны Борис Роннов әйткәнчә, уен бик әйбәт булды. I урында- яшьләр (аның укучылары да), II - МЧС, III - Сөйки мәктәбе булды. Иганәчеләрне әйтмәсәк тә дөрес булмас. "Туган як" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчеләре Илһам һәм Илдар Шиһаповлар, РСПО (Татьяна Гращенкова), Наил Вазыйхов һәм башлап, чын күңелдән йөрүчеләр Кама Тамагы татар урта мәктәбе директоры Альберт Мифтахов, гражданнар оборонасы җитәкчесе урынбасары Рамил Дәүләтшин, әлбәттә, коллегалары, укучылары. Робертның тормыш иптәше Алсу, аның әнисе Миләүшә ханым Галәвиева, Ихсан Гайфуллин да җиңүче командаларга бүләкләр тапшырдылар. Мәрхәмәтлеккә кытлык заманда игелекле кешеләр булуына соклануы һәм аларга рәхмәте Алсуның йөзендә чагыла иде. Роберт арабыздан киткәч дөньяга аваз салган икенче баласы Рузинәнең дә сөйкемле елмаеп, йөгереп йөрүләре кичәгә матурлык өстәде. турнир матур гадәткә кереп китәр, иншалла.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев