Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Рубин» футбол сөючеләрне уеннарга көтеп кала

Яз көне мәгариф идарәсенә “Рубин” командасының Казандагы уеннарын карау тәкъдиме белән Затон мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта «Рубин» клубы хезмәткәре булган Владимир Кудалов мөрәҗәгать иткән.

Клуб бушлай билетлар, Кама Тамагыннан Казандагы стадионга кадәр трансферт биргән. Сәфәрдә катнашучылар өчен бердәнбер шарт – җанатар картасы булу.

– Без бу тәкъдим турында мәктәпләргә хәбәр иткәч, алар әлеге яңалыкны энтузиазм белән кабул итте һәм җанатар карталары рәсмиләштерергә ашыктылар, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова. – Бер сезон эчендә мәктәп укучылары «Рубин»ның Казандагы уеннарына биш тапкыр барды.

3 августта 63 каматамагылы 2024/2025 сезонының «Россия Премьер-Лигасы дөньясы» өченче тур матчында, «Рубин»- «Химки «командалары уенында булды.

– Без бу сәфәрне Гаилә елына багышларга булдык һәм балаларны әти-әниләре белән бергә матчка чакырдык, - дип сүзен дәвам итте Энже Ирек кызы. – Өстәвенә, бу шимбә киче иде, өлкәннәр барлык планлаштырылган эшләрен төгәлләп, балалар белән бергә ял итәргә өлгерде. Кичке биштә уңайлы ике автобус Кама Тамагыннан чыгып китте. Без иртә килеп җиттек, шуңа күрә сәфәрдә катнашучылар бөтен стадионны карап чыгарга, фуд-кортларга кереп, үзләренә ошаган ризык сайларга, шулай ук виртуаль футбол уйнарга өлгерде.

– Кызганыч, 3 августта безнең команда җиңелде, әмма шуңа да карамастан, балаларда да, ата-аналарда да тәэсирләр ташып торды, - ди укучыларның берсенең әнисе Ләйсән Кәримуллина. - Өстәвенә, без тулы бер команда булып бардык һәм «Рубин» футболчылары өчен бердәм рәвештә җан аттык. Барыбыз да уенны тамаша кылып, стадионның зурлыгына сокландык һәм Татарстан спортчыларының балаларга биргән мөмкинлекләренә куандык. «Рубин» уенчыларының берсе матчтан соң автограф-сессия үткәрде. Балалар спортчы белән фотога төштеләр, ул аларга автографлар өләште. Болар барысы да балалар хәтерендә озак сакланачак.

– Беренче сәфәрләр вакытында Затон мәктәбеннән баручылар күп булды, еш кына бу сәфәрләрдә тренер Ришат Хананов белән бергә «Кама» командасының кече состав әгъзалары да катнаша, - ди Энҗе Гыйниятова. - Бу юлы район үзәгенең ике мәктәбе һәм Рудник мәктәбе укучыларыннан һәм ата-аналарыннан зур төркем тупладык. Безне 14 августта булачак матчка чакыралар, әмма август киңәшмәсенә әзерләнү сәбәпле, сәфәр оештырырга бөтенләй вакыт юк. Шуңа күрә 23 августта “Рубин”ның «Динамо-Махачкала» командасы белән матчына барырга планлаштырабыз. Бу кызыклы матч булыр дип уйлыйбыз, аны мәктәп укучыларына әти-әниләре белән бергә карарга тәкъдим итәбез. Тик җанатар картасы турында онытмагыз, аны күп функцияле үзәктә рәсмиләштерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев