Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Россия чаңгы юллары

Узган шимбәдә «Россия чаңгы юллары» акциясе кысаларында ярышлар үткәрелде.

Районның 30дан артык оешма һәм предприятие вәкилләре чаңгыга басты. 80гә якын кеше спортның әлеге төрендә үзенең осталыгын күрсәтте. Алар арасында иң өлкәне Тәтештән Николай Кожнин (52 яшь) булса, иң яшь спортчы Ярослав Сорокинга әле ике яшь тә юк. Ир-егетләр арасында Хәмит Гайнуллин (РУСХиП), Роберт Ганибаев (орлыкчылык инспекциясе), Фәнис Зиннәтуллин (Саклык банкы) һәм Илмир Гыйлметдинов (Пенсия фонды) беренчеләрдән булды, хатын-кызлар арасында бу көнне Альбина Айсина (татар урта мәктәбе), Ания Зиннәтуллина (РОВД), Зөлфия Галиева (Саклык банкы) һәм Альбина Зиннәтуллина (Пенсия фонды) иң яхшылары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев