Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Регби буенча тренер мобилизацияләнүчеләр белән бергә Ватан сагына басты

Павел Калашкин ике ел элек безнең районда спортның яңа юнәлешен үстерә башлады.

Аның тренерлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә балалар тиз арада югары күрсәткечләргә иреште.

2020 елның көзендә Затон урта мәктәбе базасында регби секциясе ачылды. Балалар белән шөгыльләрне танылган регбичы, спорт мастеры, пляж регбие һәм кардагы регби буенча Россия милли җыелма командасының баш тренеры Павел Калашкин алып барды.

Тренер балаларны  кызыксындыра алды, күпчелек малайлар бик теләп шөгыльләргә йөри башлады. Күп тә үтмәде, спортның яңа төре белән кызыксыну һәм күнекмәләр үзенең нәтиҗәсен күрсәтте, Затон балалары тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә Казанның “Энергия” командасы составында төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша башладылар. Ләкин хәзер күнекмәләр тукталды. Тренер Павел Калашкин күптән түгел мобилизацияләнде, күп кенә ир-атлар кебек үк, хәрби сафка басуны үзенең бурычы дип саный.

Мәктәп педагоглары тренерга рәхмәт белдерә.

«Хөрмәтле Павел Александрович, Затон мәктәбендә регби секциясенә йөргән барлык балалар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Осталыгыгыз, күнегүләрегез, энтузиазмыгыз өчен рәхмәт. Сез безне намуслы һәм көчле булырга өйрәттегез. Кайтуыгызны бик көтәбез». 

5 «А» сыйныфы җитәкчесе Светлана Әхмәдиева: «Минем сыйныфтагы барлык малайлар да регби секциясенә йөрделәр, сезгә батыр, нык һәм чыдам булуыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә, сез безнең замана герое, илебезнең чын патриоты, Ватанны саклаучыбыз. Мобилизацияләнүегез турында белгәч, балалар, ата-аналар, укытучылар – барыбыз да төрле хисләр кичердек: күзгә яшьләр килде, тамакка төер тыгылды, шул ук вакытта сезнең белән  горурланабыз да, сез – зур хәрефтән язарлык  чын Кеше. Балаларыбызны үстерүгә һәм тәрбияләүгә зур өлеш керттегез! Педагог буларак, чемпионнар үстерүнең нинди зур хезмәт булуын яхшы аңлыйм. Сез гаять зур ресурслар, көч һәм энергия сарыф иттегез, үз вакытыгызны кызганмадыгыз, шуның нәтиҗәсендә күп кенә балалар спорт күнекмәләрен үзләштереп, шәхес өчен файдалы һәм кирәкле булган сыйфатларга ия булдылар, чөнки спорт – ул сәламәтлек кенә түгел, ә рухи көч тә! Сокланып Сезне искә алучы һәм күнекмәләрегезне сагынучы укучыларыгызның күзләрен күрсәгез иде…».

Шунысын да әйтеп үтәсе килә, тренер Павел Калашкин җитәкчелегендәге ярышларда катнашу нәтиҗәсендә укучылар Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булды, быел гына да алар 9 шәһәргә барды, болар: Чабаксар, Пенза, Саранск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Пермь, Ульяновск, Казан.

Регби буенча төбәк һәм Бөтенроссия ярышларында катнашып, балалар һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Ә спорт аларның холкын һәм сәламәтлеген чыныктырды, сәфәрләр күзаллауларын киңәйтте. Боларның барысында да тренерның өлеше зур.

Укучыларның әти-әниләре дә Павел Александровичка рәхмәт әйтә.

Мәсәлән, Оксана Забродина тренерга газетабыз аша мөрәҗәгать итте: «Хөрмәтле тренерыбыз Павел Александрович, югары мотивациягез, зирәк һәм сабыр булуыгыз, тәҗрибәгез, кайгыртучанлыгыгыз һәм дисциплинагыз өчен, балаларыбызны яхшы спортчы булырга өйрәткәнегез өчен рәхмәт Сезгә. Сезнең тырышлыгыгыз сизелерлек нәтиҗәләрен китерде һәм зур кыйммәткә ия. Сезнең хезмәтегез белән балалар максатчан, кыю һәм батыр булып үсә. Аларны бирешмәскә һәм максатка омтылырга өйрәтәсез. Сезгә югары нәтиҗәләр, нык сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез! Безнең тренер булуыгыз белән горурланабыз. Кайтуыгызны түземсезлек белән көтәбез, җиңү белән кайтыгыз!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев