Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда спортны хәтта Ерак Көнчыгыштан да үстерергә була

19 февраль көнне Үзәк стадионның хоккей мәйданчыгында якташыбыз Рафис Сабирҗанов кубогына хоккей турниры булачак.

Район башлыгы яки депутат кубогына оештырыла торган күнегелгән турнирларны тагын берсе тулыландырды. Кем соң ул – район ярышларының инициаторы һәм иганәчесе?
Рафис Сабирҗанов Көрәле авылында авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып үскән, Иске Казиле урта мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә контракт буенча армиядә хезмәт итә. 
Рафисның сыйныф җитәкчесе Лилия Яруллина: “Рафис бик актив укучы иде, ул берничә спорт секциясенә йөрде. Әүхәт Мөхәммәдиев җитәкчелегендә – милли көрәш, Айнур Закиров төркемендә хоккей белән шөгыльләнде. Шул ук вакытта ул һәрвакыт чаңгы ярышларында катнашты һәм призлы урыннар яулый иде. Рафис гаиләдә олы бала, Сабирҗановларның тагын ике уллары бар: уртанчысы Казанда эшли, кечесе Иске Казиле урта мәктәбенең 8 сыйныфында белем ала”, - диде.
Без телефон аша Рафис белән элемтәгә кердек.
-Әйе, мәктәптә укыганда ук физкультураны яраттым, көрәш, хоккей, чаңгыда шуу, баскетбол белән белән шөгыльләндем. Ә менә “Россия чаңгы юлы” ярышларында армиядә хезмәт иткәндә генә катнаша башладым, - диде ул. 
Тугызынчы сыйныфтан соң Рафис Апас аграр колледжына укырга кергән һәм механик белгечлеге алган. Анда актив рәвештә спорт белән шөгыльләнгән, район һәм республика күләмендәге ярышларда катнашкан. Аннары хәрби хезмәт узарга Ерак Көнчыгышка киткән, бүгенге көндә армия хезмәте Рафисның һөнәренә әверелгән – ул контракт буенча Курил утрауларында хезмәт итә.
-Елга бер тапкыр әти-әнием янына кайтам, - ди Рафис. – Танышларым белән бергә район башлыгы  һәм Дәүләт Думасы депутаты кубокларына оештырылган турнирларда катнаштым. 2017 елның кышында Радик Хәбибуллов һәм Айнур Закиров белән (алар ул чакта спорт мәктәбендә эшлиләр иде) тагын бер хоккей турниры оештырырга булдык. Ул елны һава шартлары урам мәйданчыкларында уйнарга мөмкинлек бирмәде һәм без турнирны Апастагы боз сараенда уздырдык.
Шул вакыттан бирле турнир традицион чарага әверелгән, быел ул алтынчы тапкыр уздырылачак. Якташыбыз инициативасын яшьләр эше һәм спорт бүлеге, хоккей буенча тренер Радик Хәбибуллов та хуплый. Рафис Сабирҗанов кубогына турнирын уздыруда аның якыннары да ярдәм итә.
-Кышын ялга кайта алмаган чакта бүләкләрне әти һәм энем сатып ала. Турнирда җиңүчеләргә бүләкләрне дә үзләре тапшыралар. Быелгы турнирга кайтачакмын һәм җиңүчеләргә бүләкләрне бик теләп үзем тапшырачакмын. Районыбызда хоккейны үстерүгә игътибар бирелә һәм бу эштә үземнең дә өлешем булуга мин бик шат, - диде Рафис Сабирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев