Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасы

Кичә "Акчарлак" спорт комплексында прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасы үткәрелде. Сполртның 8 төрендә Татарстанның 18 районы прокуратура коллективлары командалары катнашты. Көч сынашудан тыш 100гә якын хезмәткәрнең барысы да ГТО нормалары тапшырды. Төшкә кадәр спортның биш төре буенча ярышлар тәмамланды. Волейбол һәм мини-футбол буенча ярышларда зонадан берәр команда катнашты. Волейбол ярышында беренче урынны...

Кичә "Акчарлак" спорт комплексында прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасы үткәрелде. Сполртның 8 төрендә Татарстанның 18 районы прокуратура коллективлары командалары катнашты.

Көч сынашудан тыш 100гә якын хезмәткәрнең барысы да ГТО нормалары тапшырды. Төшкә кадәр спортның биш төре буенча ярышлар тәмамланды. Волейбол һәм мини-футбол буенча ярышларда зонадан берәр команда катнашты.

Волейбол ярышында беренче урынны безнең Идел аръягы зонасы командасы алды. Гер спортныда 80 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында иң яхшы күрсәткеч каматамагылыларында, икенче урында Арча, өченче урында Яшел Үзән командасы. 80 кг.дан артык үлчәү авырлыгында беренче урынны Чүпрәле районы командасы алды, икенче урында - Саба, өченче урында - Кукмара районы. Җиңел атлектика ярышында 100 метрга йөгерүдә 16 кеше катнашты. Хатын-кызлар арасында беренче өчлеккә Балык Бистәсе, Теләче һәм Әтнә районнары керде. Ирләр арасында беренче урынны Яшел Үзән, Арча һәм чүпрәле командалары призлы урыннарны яулады.

Ирләр арасында шахмат буенча 1 һәм 3 урыннарны буа. икенче урынны апас спортчылары алды. Хатын-кызлар арасында иң яхшы күрсәткеч Тәтеш, Кайбыч һәм Апас спортчыларында. Өстәл теннисында 12 кеше катнашты. Яшел Үзән, Теләче, Тәтеш һәм кайбыч спортчылары квалификация узып, беренче әйләнешкә чыкты. Финалда Кайбыч районы спортчысы җиңү яулады. Тәнәфестән соң йөзү, бадминтон һәм минифутбол ярышлары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев