Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Президент инициативасын хупладылар

Кама Тамагы кадет мәктәбе укучылары ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек дәвам итә. Кадетлар көн саен физик әзерлек белән шөгыльләнә. Укучыларны әзерләү нечкәлекләрен исәпкә алып, тәрбияче офицерлар АРБ (армия кул көрәше), бокс һәм билбауларда көрәшү буенча өстәмә дәресләр кертте. Кадет мәктәбе укучылары яңа елга кадәр зачет тапшырып, үз нәтиҗәләрен күрсәтте, хәзерге вакытта...

Кама Тамагы кадет мәктәбе укучылары ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек дәвам итә.

Кадетлар көн саен физик әзерлек белән шөгыльләнә. Укучыларны әзерләү нечкәлекләрен исәпкә алып, тәрбияче офицерлар АРБ (армия кул көрәше), бокс һәм билбауларда көрәшү буенча өстәмә дәресләр кертте. Кадет мәктәбе укучылары яңа елга кадәр зачет тапшырып, үз нәтиҗәләрен күрсәтте, хәзерге вакытта әзерлекне көчәйттеләр.

Шунысын әйтергә кирәк, РФ Президенты Владимир Путинның массакүләм спортны торгызу инициативасы кадет укучыларында зур кызыксыну уятты. Татарстан Республикасы ГТОны кертъ сыналучы төбәкләрнең берсе. Шуңа күрә кадет мәктәбе укучылары физик культура һәм спорт тармагында үз казанышларын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирүче яңалыкны теләп кабул итте. Киләчәктә - ГТО значоклары алуга көрәш башланды һәм кадетларга уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев