Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Роберт истәлегенә турнир

Узган җомгада "Акчарлак" сәламәтләндерү комплексында Кама Тамагы татар урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Роберт Хәйруллин истәлегенә багышлап волейбол турниры үткәрелде. Ул хезмәттәшләре һәм элеккеге укучылары идеясы белән оештырылган. Роберт Фәйзрахман улы волейбол буенча оештырылган ирләр командасында район турнирларында 15 ел катнашкан, берүк вакытта укучыларын да турнирларда катнашырга әзерләгән, ул укучылар...

Узган җомгада "Акчарлак" сәламәтләндерү комплексында Кама Тамагы татар урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Роберт Хәйруллин истәлегенә багышлап волейбол турниры үткәрелде. Ул хезмәттәшләре һәм элеккеге укучылары идеясы белән оештырылган.
Роберт Фәйзрахман улы волейбол буенча оештырылган ирләр командасында район турнирларында 15 ел катнашкан, берүк вакытта укучыларын да турнирларда катнашырга әзерләгән, ул укучылар - яшьләр хәзер районда һәм Идел аръягы зонасында көчле командаларның берсе. Ул бар яктан да булган кеше иде. Төз, җитез гәүдәсе белән сәхнәләрдә җиңел-очып биеп, көчле-матур тавыш белән җырлап тамашачы мәхәббәтен яулады, спортка, мәктәпкә, балаларга күңелен биреп эшләде, мәктәп яңалыклары, спорттагы уңышлары, хезмәттәшләре хакында безнең укучыларыбызны газета битләрендә даими таныштырып барды, гаиләсен яратты һәм бу дөньяда бик аз яшәде. Хезмәттәшләре һәм элеккеге укучылары әүвәл аның каберенә барып чәчәкләр салды.
- Гадел, тырыш, оештыруга сәләтле, иң мөһиме - балалар да аны ярата иде, кечкенә класс балалары аны түгәрәкләп алган да нидер гапләшәләр...әнә шулай күз алдында тора, - ди әлеге турнирны оештыручыларның берсе - мәктәп директоры Альберт Мифтахов. "Әле һаман спортзалдан килеп чыгар төсле", - ди дулкынланып, озак еллар бергә эшләгән Гөлгенә Вәлиева. Робертның беренче чыгарылышы аеруча әзерләнеп килгән бирегә, футболкаларына укытучыларының фотосурәтен төшерткәннәр; "Ул безне күп нәрсәгә өйрәтте. 18әү мәктәпне тәмамладык, без икәү укытучыбыз юлын сайладык. Раил "Акчарлак"та тренер, мин Рудник мәктәбендә физкультура укытам, йөзү, волейбол буенча ярышта нәтиҗәләр бар", - дип сөйли Радик Зиннәтуллин.
Волейбол уены биш команда арасында озакка сузылса да, җанатарлар уен нәтиҗәсен көтте: аның укучылары һәм хезмәттәшләреннән җыелган команда җиңү яулады, Роберт истәлегенә кубок аларга тапшырылды. II урын - МЧС, III урын - укытучылар командасында булды. Робертның олы кызы Алисә уенчыларга хөрмәтләре өчен рәхмәт әйтте, шигырь сөйләде, әнисе Алсу Фидаил кызы рәхмәтле иде, җавап йөзеннән җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырды. Ә турнирның иганәчеләре бар яктан уйлаган: ярдәмне аның гаиләсенә тапшырды. Шиһапов Илһам Әсхәт улы, Шиһапов Илдар Нурислам улы (ООО "Туган як" агрофирмасы - Казан), РСПО (Татьяна Гращенкова), "Кама Тамагы" АХПсы (Рифат Вәлиев), шәхси эшмәкәр Әхмәт Зыятдинов, Куйбышев ис. РБФ ЯАҖ (Наил Вазыйхов), «Фортпост» (А.Кочетков), Рамил Дәүләтшин - болар иганәчеләр.
Волейбол турниры традициягә керер, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев