Педагог истәлегенә багышланган турнир
Район үзәгендә Кама Тамагы татар мәктәбенең физкультура укытучысы Роберт Хәйруллин истәлегенә ел саен үткәрелә торган турнир узды.
Һәр ел саен анда район волейболчылары катнаша. Бу юлы турнир ярышларга килгән 10 хатын-кызлар командасы арасында узды.
Затон спортчылары иң көчлеләре булып чыкты. Икенче урынны Кирельский волейболчылары алды. Өченче урында – Кама Тамагы мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары. 4 һәм 5 урыннарны алган татар мәктәбе һәм «Лайт» командаларына педагогның хатыны Алсу Хәйруллина бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде, алар – Рәзинә Сабирҗанова (татар мәктәбе), Анжелика Платова (“Затоночки”) һәм Ралия Биккинина (“Лайт”).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев