Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Озак көттергән җиңү

Газетабыз хәбәр иткәнчә, районыбыз җыелма командасы ир-егетләр арасында мини-футбол буенча узган атнада баулыда үткәрелгән республика турнирының финал турында беренче урынны алды. Моңа кадәр каматамагылылар балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында футбол буенча үткәрелгән төрле ярышларда ундүрт тапкыр призер булган иде. Болар - районара, зона һәм республика беренчелеге. Һәм менә чын җиңү!

Уйнаучы тренер Ришад Хананов җитәкчелегендәге район җыелма командасы бөтен турнирны уңышлы үтте. Ярышлар зоналарда башланды. Анда җирәбә буенча ярышларда катнашу өчен гариза биргән утыз команда һәрберсендә бишәр төркем белән алты төркемгә бүленгән иде. Беренче этапта үзенең көндәшләрен җиңеп, спортчыларыбыз һәм икенче урынны алган команда финалга чыкты. Анда җирәбәгә көндәш итеп безгә Чирмешән, Лениногорск һәм Теләче районнары командалары туры иклде. Безнекеләр аларны да уңышлы отты. Ярым финалда Кукмара районы командасын җиңеп, финалда - турнир хуҗалары - баулыларны отты. Турнир дәвамында Кама Тамагы командасы уенда егерме дүрт туп кертеп, кимендә ун тупны кертмичә калды. Унөч туп керткән Артем Емелин иң яхшы һөҗүмче булды. Командага Татарстан Республикасы футбол федерациясе кубогы тапшырылды.
Рәсемдә: мини-футбол буенча республика чемпионы - Кама Тамагы җыелма командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев