Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Онытылмас мизгелләр

Гимнастика буенча тренер Юлия Овезмамедовада шөгыльләнүче 17 кыз 16 июльдә Казан Универсиадасында спортның шушы төре буенча финал ярышларын карап кайтты. - Республиканың барлык районнары спортның биш төре буенча ярышларны карау мөмкинлеге алды,-ди Юлия Бердыевна. -Районыбызның Балалар-яшьләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр билбау көрәше, өстәл теннисы, волейбол, футбол ярышларын карап кайтты. Бокс урынына...

Гимнастика буенча тренер Юлия Овезмамедовада шөгыльләнүче 17 кыз 16 июльдә Казан Универсиадасында спортның шушы төре буенча финал ярышларын карап кайтты.
- Республиканың барлык районнары спортның биш төре буенча ярышларны карау мөмкинлеге алды,-ди Юлия Бердыевна. -Районыбызның Балалар-яшьләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр билбау көрәше, өстәл теннисы, волейбол, футбол ярышларын карап кайтты. Бокс урынына безнең спортчылар самбо ярышында булган. Ә без гимнастика ярышларын телевизордан караганнан соң оештыру комитетына шалтыратып, безгә берничә билет бирүләрен үтендек. Үтенечебезгә колак салдылар. 16 июльдә без гимнастика буенча финалның икенче өлешендә булдык. Спортның бу төрендә нинди осталыкка ирешеп булганлыгын кызлар үз күзләре белән күрде.
Булава һәм лента белән шәхси беренчелектә һәм өч туп, ике лента белән төркем ярышларында спортчылар чыгышын тын да алмый күзәттек.
Безнең кызлар гимнастикабызның чын легендасы булган Ирина Виннерны күрде, ярышларга олимпия чемпионнары Алина Кабаева, Евгения Канаева да килгән иде.
Безгә бик уңай туры килде, чөнки безне югары кунаклар ложасына утырттылар. Ярышларны телевизордан күзәткән әти-әниләр безне спортчыларга караганда күбрәк күреп шатланганнар. Алар соклануларын яшермиләр, үз кызларының шөгыльләренә карата хөрмәтләре сизелерлек арткан.
Казан Универсиадасында барган спорт ярышларын барып карап кайту мөмкинлеге биргән өчен муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиевка, муниципаль район башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәровка, балалар-яшьләр спорт мәктәбе директоры Денис Дмитриевка безнең рәхмәтебез зур.
Бүләкләү тантанасыннан соң спортчылар бик теләп тамашачылар белән фотога төште һәм автографлар бирде. Без дә шушы онытылмас мизгелләрне фотога төшереп алдык.
-Мин җиңүчедән автограф ала алмасам да, аның алтын медален тотып карадым,- ди гимнастика секциясенә йөрүче Рәзилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев