Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Муса Җәлил призына көрәш буенча республика турнирында бронза медаль бездә

Узган атнада Биектауда Муса Җәлил призына татар-башкорт көрәше буенча республика турниры үткәрелде. Анда Татарстанның иң көчле көрәшчеләре катнашты. Алар арасында якташыбыз, активист, спортчы, спортның әлеге төре буенча район ярышларының берничә тапкыр җиңүчесе, үзәк район сырхауханәсе баш табибы Ильяс Миңневәлиев та бар иде. "Милли көрәш безнең күңелләргә Олимпия уеннары кебек якын....

Узган атнада Биектауда Муса Җәлил призына татар-башкорт көрәше буенча республика турниры үткәрелде.

Анда Татарстанның иң көчле көрәшчеләре катнашты. Алар арасында якташыбыз, активист, спортчы, спортның әлеге төре буенча район ярышларының берничә тапкыр җиңүчесе, үзәк район сырхауханәсе баш табибы Ильяс Миңневәлиев та бар иде.

"Милли көрәш безнең күңелләргә Олимпия уеннары кебек якын. Әлеге турнир татарча көрәш буенча иң мөһим ярышларның берсе дип санала", - ди Ильяс Илдус улы.

Татарстанның иң көчле батырларының киеренке көрәше тәмамланганнан соң быел Ильяс Миңневәлиев өченче урынны алып, бронза медаль белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев