Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Муниципалитетлар спартакиадасы

2 октябрь Яшел Үзәндә ТР муниципаль хезмәткәрләе спартакиадасының зона этабы үткәрелде. Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары командалары катнашты. Командалар спортның мини-футбол, шахмат, бадминтон,волейбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, баскетбол төрләре буенча көч сынашты. Ярыш йомгаклары буенча Биектау районы өченче урынны алды,...

2 октябрь Яшел Үзәндә ТР муниципаль хезмәткәрләе спартакиадасының зона этабы үткәрелде.

Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары командалары катнашты. Командалар спортның мини-футбол, шахмат, бадминтон,волейбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, баскетбол төрләре буенча көч сынашты. Ярыш йомгаклары буенча Биектау районы өченче урынны алды, икенче урында - Буа районы командасы, ә спартакиадада Яшел Үзән районы командасы җиңү яулады. Волейбол ярышында Азат Җиһаншин, Илдан Шәйморзин, Рамил Хәйруллин, Рамил Дәүләтшин, Р. Никонов, Илфат Вәлиев, Хәниф Гатауллин, Альберт Ильин составындагы команда икенче урынны алды. Өстәл теннисында безнең команда (Асия Зюрнина, Илнар Хөснетдинов, Альберт Ильин) турнир йомгаклары буенча өченче урынны яулады. Барлык ярышлар йомгаклары буенча безнең команда 5 урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев