Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәктәп баскетбол лигасы

3 декабрьдә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы булды. Иң яхшы баскетбол командасы исеме өчен район үзәгендәге ике мәктәп, Затон, Иске Казиле һәм Тәмте урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары көрәште, алар быелгы уку елында "КЭС-БАСКЕТ" сайтында теркәлгән иде. Тәмте урта мәктәбенең ике командасы да өченче...

3 декабрьдә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы булды.

Иң яхшы баскетбол командасы исеме өчен район үзәгендәге ике мәктәп, Затон, Иске Казиле һәм Тәмте урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары көрәште, алар быелгы уку елында "КЭС-БАСКЕТ" сайтында теркәлгән иде.

Тәмте урта мәктәбенең ике командасы да өченче урынны яулады. Икенче урында Затон урта мәктәбе егетләре һәм кызлары. Кама Тамагы урта мәктәбе командалары район чемпионнары булды һәм алар мәктәп данын зона этабында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X