Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мәйданчыкта бары кызлар гына

Районда хатын-кызлар волейбол лигасы оештырылган.

Анда безнең районның барлык хатын-кызлар командалары катнаша, шул ук вакытта мөһим шартларның берсе: алар районда яшәүче хатын-кызлардан гына тора.

Командалар барлыгы сигезәү: татар урта мәктәбе, үзәк район хастаханәсе, Кирельский, Затон, “Торпедочки” (Кама Тамагы һәм Затон мәктәпләре укучылары, “Арион” (Рудник мәктәбе), “Лайт” (Кама Тамагы җыелма командасы), “Салават күпере” (балалар бакчасы хезмәткәрләре) командалары.

Конкурсның рәсми нигезләмәсе бар, ул мәктәп директорлары һәм районның яшьләр бүлеге белән килештерелгән.

Ярышлар айга бер тапкыр, һәр айның соңгы шимбәсендә узачак.

30 сентябрьдә хатын-кызлар волейбол лигасының беренче уены узды. Ярышлар сәгать 14.00 дән кичке 9.00 га кадәр дәвам итте.

Уеннарда барлык командалар катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны Кирельский командасы, икенче урынны Затон, өченче урынны “Торпедочки”, дүртенче урынны “Арион”, бишенче урынны татар мәктәбе, алтынчы урынны Лайт, җиденче урынны үзәк район хастаханәсе, сигезенче урынны “Салават күпере” алды. Призерлар медальләргә, ә җиңүчеләр ЖВЛ Кубогына ия булды.

Моннан тыш, призлы урыннар алган командалардан турнирның иң яхшы уенчылары сайлап алынды, болар: Жанна Бармашова, Ирина Хахалева, Ралинә Вәлиуллина.

Беренче урын өчен команда әгъзалары Казандагы волейбол ярышларына билетлар белән бүләкләнәчәк, “Кирельск” командасы “Динамо Казан” матчына профессиональ командаларның уйнавын карарга барачак.

Радик Зиннәтуллин – хатын-кызлар волейбол лигасы уеннарын оештыручы.

Ул билгеләп үткәнчә, ярыш актив узган, барлык катнашучылар да уеннан ләззәт алган һәм алга таба уйнарга әзер.

Оештыручылар уеннар барышында табиб тәкъдим иткәне (бу уеннарны үткәрүнең мәҗбүри шарты булып тора) һәм ярдәм күрсәткәне өчен үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиевка рәхмәтле, шулай ук районда беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Алинә Камәретдиновага кубок һәм медальләр алуда ярдәме өчен рәхмәтле.

Моннан тыш, Радик Рамил улы: «Без хатын-кызлар волейбол лигасы эмблемасына бәйге оештырдык һәм тавыш бирү юлы белән җиңүчене билгеләдек. Ул татар мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Раил Әхмәтҗанов булып чыкты, аңа кыйммәтле бүләк тапшырылды. Алга таба да конкурслар оештырачакбыз һәм барысын да катнашырга чакырачакбыз. Безнең әле девиз сайлыйсы бар», - диде.

Хатын-кызлар волейбол лигасының киләсе туры 28 октябрьдә Рудник урта мәктәбе базасында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев