Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көзге турнир

Көзге каникул көннәрендә "Акчарлак" спорт комплексында өч яшь төркемендә егетләр арасында ТР беренчелегенең зона ярышлары үткәрелде. 1 ноябрьдә кече яшьтәге футболчылар көч сынашты. Ярышларда Идел аръягының биш районы командасы катнашты. Бу көнне безнең район футболчылары иң яхшысы булды. Бүген урта төркем спортчылары көч сынашты. Биредә футболчыларыбызга нибары өченче урын гына...

Көзге каникул көннәрендә "Акчарлак" спорт комплексында өч яшь төркемендә егетләр арасында ТР беренчелегенең зона ярышлары үткәрелде.

1 ноябрьдә кече яшьтәге футболчылар көч сынашты. Ярышларда Идел аръягының биш районы командасы катнашты. Бу көнне безнең район футболчылары иң яхшысы булды. Бүген урта төркем спортчылары көч сынашты. Биредә футболчыларыбызга нибары өченче урын гына эләкте. Алар Чүпрәле һәм Тәтеш командаларына оттырды. 7 ноябрьдә спорткомплекста өлкән төркем спортчылары ярышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X