Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кросс үткәрелде

Яңгырлар явып торганлыктан кичектерелгән «Милләтләр кроссы» узган атнада район үзәге стадионында үткәрелде.

Районның 17 предприятие һәм оешмасыннан физик культура яратучылар җиңел атлетика йөгерүендә катнашты, күпләре җанатар булып килгән иде һәм үз хезмәттәшләренә көч биреп торды. Һәрвакыттагыча кросс үткәрү урынына беренчеләрдән булып укучылар килде, чөнки мәктәп янәшәдә генә. Кама Тамагы урта мәктәбенең 4 Б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Нина Бубнова җитәкчелегендә дистанцияне класслары белән үтеп, тату коллектив үрнәге күрсәтте. Кайберләре призерлар булды, ә калганнары күтәренке кәеф алып, киләсе елда да тардицион йөгерүдә катнашу теләге белдерде.

Балалар арасында түбәндәгеләр иң яхшылары булды: Рузалия Хәмидуллина (I урын), Карина Вәлиева (II урын), Кристина Редькова (III урын), призерлар арасында Риналь Ханбиков (I урын), Айрат Ишанов, Андрей Абрамов (II урын).

Хатын-кызлар арасында «Терминал» вәкиле Альбина Мөхетдинова беренче булды, икенче урында Ләйсән Кәримуллина (социаль хезмәт күрсәтү үзәге), өченче урында - Елена Щербакова ( май заводы).

Ир-егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: Руслан Гыйләҗев (ЦРБ) - I урын, Ранис Бакиров («Терминал») - II урын, Айрат Кәримов (РФ казначылыгы) - III урын.

Мәктәпкәчә яшьтәге Тимур Лысачкин һәм Карина Смекалова җиңүгә балаларга хас булмаган үҗәтлек күрсәтеп, «Милләтләр кроссы»нда иң яшь катнашучылар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев