Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кросс булды

20 сентябрь Кама Тамагшы штп стадионы артындагы урман полосасы янында ел саен үткәрелүче традицион "Милләтләр кроссы" үткәрелде. Кояшлы матур көн сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның кәефен күтәрде. Үзәкләштерелгән бухгалтерия, район электр элемтәсе үзәген халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә андык шактый иде. Әлеге учреждениеләрдән 15 артык кеше спорт бәйрәмендә катнашты. "Акчарлак"...

20 сентябрь Кама Тамагшы штп стадионы артындагы урман полосасы янында ел саен үткәрелүче традицион "Милләтләр кроссы" үткәрелде.

Кояшлы матур көн сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның кәефен күтәрде. Үзәкләштерелгән бухгалтерия, район электр элемтәсе үзәген халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә андык шактый иде. Әлеге учреждениеләрдән 15 артык кеше спорт бәйрәмендә катнашты. "Акчарлак" спорт окмплексы, "Ак Барс" банк, Саклык банкы, үзәк район дәваханәсе, почта, полиция, пенсия фонды, "Кама Тамагы" АХП, "Фоника Гипс" һәм башкалар да читтә калмады. Район үзәгенең ике мәктәбе һәрвакыттагыча актив тормыш позициясе күрсәтте. Кама Тамагы урта мәктәбе коллективы 2-11 сыйныфларны тулы составта чыгарган иде. Укучылар арасында призлы урыннар өч яшь төркемдә билгеләнде. 5-8 сыйныфлар арасында Кама Тамагы урта мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Ксения Соловьева һәм Кама Тамагы татар мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Рәсим Хәмидуллин җиңде. Башлангычлар төркемендә Кама Тамагы татар мәктәбеннән Илүзә Биктимерова һәм Кама Тамагы урта мәктәбеннән Данил Крюков беренче булып килде. Ильяс Гомәров (Кама Тамагы мәктәбе) һәм Гөлия Хөснуллина (Кама Тамагы татар) өлкән сыйныфлар арасында иң яхшылары булды. Өлкәннәрдә хатын-кызлар арасында Ләйсән Кәримуллинага итңнәр табылмады (ЦСОН), икенче урында Ольга вязникова ("Кама Тамагы" АХП), өченче урында - Светлана Хөснетдинова ("Акчарлак" СОК). Дүртенче урында -Зөлфия Миңнуллина (ЦСОН). Ир-егетләр арасында "Фоника Гипс" хезмәткәре Николай Чеботарев алдынгылыкка чыкты. Аңарда соң РУЭС хезмәткәре Кирилл Подгорнов, Кама Тамагы мәктәбе укытучысы Булат Ибраһимов, "Акчарлак" хезмәткәре Артур Әсхәдуллин килде. Призерларның барысына да истәлек бүләкләр тапшырылды. Аларны МР башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесеАльберт Ильин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев