Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көзге кросс

Күптән түгел Кама Тамагы татар урта мәктәбендә көзге кросс булды.

Аны мәктәпнең физик тәрбия укытучылары Ленар Айсин һәм Раил Сабитов оештырды. Әлеге спорт ярышында катнашучы укучылар татар мәктәбе янындагы түгәрәк күл буйлап йөгереп, җитезлектә көч сынашты. Җанатарлар укытучылары белән берлектә үз сыйныфлары өчен көч биреп торды. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 2 сыйныфлар арасында (егетләр һәм кызлар) I урын- М.Низаметдинов, II урын- И.Биктимерова, III урын- К.Әскәрова; 3 һәм 4 сыйныф (егетләр) I урын-Б.Сәлимов, II урын- Т. Федоров, III урын- Д.Хәйруллин, 4 сыйныф (кызлар): I урын- Э.Мөхәммәдуллина, II урын- А.Мөхәммәтшина һәм А.Сабирова, II урын- И.Вәлиева, 5 сыйныф (кызлар)- I урын- Г. Фәйзуллина, II урын- Э.Гарифуллина, III урын- З.Морадимова, 5 һәм 6 сыйныф (егетләр)- I урын- И.Кәримов, II урын- С.Кадыйров, III урын- А.Хамматов; 7 һәм 8 сыйныфлар (кызлар)- I урын- Г.Хөснуллина, II урын- Г.Гыйләҗева, III урын- А.Мөхәммәдиева, (егетләр)- I урын- И.Дәүләтшин, II урын- И.Миңнуллин, III урын- Р.Сәфәров, 9 һәм 11 сыйныфлар (кызлар)- I урын- Л.Гатауллина, II урын- Э.Миңнебаева, (егетләр)- I урын- И.Дәүләтшин, II урын- Ф.Мөхәммәдуллин, III урын- А.Сәлимов. Җиңүче укучылар мәктәп грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев