Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кирельск хатын-кызлар волейбол командасы күптән мәктән яшеннән чыкты

Жанна Бармашова волейбол һәм өстәл теннисы белән мавыга. КАИны тәмамлаган, район Пенсия фонды идарәсендә эшләгән, хәзер Казанда эшли, әмма хәзер дә ярышларда актив катнаша, алдагыча ук туган авылы данын яклый. Анна Осипова 11 сыйныфка күчкән. Укуын сөйки мәктәбендә дәвам итә. Волейбол, баскетбол, өстәл теннисын ярата. Әмма, кызганычка каршы, аның яше...

Жанна Бармашова волейбол һәм өстәл теннисы белән мавыга. КАИны тәмамлаган, район Пенсия фонды идарәсендә эшләгән, хәзер Казанда эшли, әмма хәзер дә ярышларда актив катнаша, алдагыча ук туган авылы данын яклый.

Анна Осипова 11 сыйныфка күчкән. Укуын сөйки мәктәбендә дәвам итә. Волейбол, баскетбол, өстәл теннисын ярата. Әмма, кызганычка каршы, аның яше мәктәп ярышлары кысаларына гына сыймый, ул район ярышларында да бик теләп катнаша.

Маргарита Бармашова Казанның технология һәм дизайн көллиятен тәмамлаган. Күптән түгел диплом яклаган. Волейбол һәм өстәл теннисын ярата.

Алсу Минвәлиева да шул ук көлляиттә укый, әмма беренче курста. Ул да волейбол ярата.

Кристина Савина 9 сыйныфны тәмамлаган һәм укуын Затон урта мәктәбендә яки Буа медицина көллиятендә дәвам итү турындагы сайланыш алдында тора. Ул волейбол һәм баскетбол белән мавыга. Кирельскиде мәктәп директоры Венера Кәримуллина җитәкчелегендә әнә шундый тату команда җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев