Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Киеренке көрәштә

22 апрельдә кадет-интернат мәктәбендә ТР укучылар спартакиадасы кысаларында көрәш буенча ярышлар булды. Ярышларда кадет-интернат мәктәбе, Затон, Кама Тамагы, Олы Кариле, Иске Казиле урта мәктәпләре командалары катнашты. Ярышлар 8 үлчәү категориясендә үткәрелде. 40 кг.га кадәр-Раил Мөхәммәтдинов (Затон), 45 кг.га кадәр- Булат Йосыпов (Кама Тамагы), 50 кг.га кадәр Алексей Пайгерчев (кадет-интернат мәктәбе),...

22 апрельдә кадет-интернат мәктәбендә ТР укучылар спартакиадасы кысаларында көрәш буенча ярышлар булды.
Ярышларда кадет-интернат мәктәбе, Затон, Кама Тамагы, Олы Кариле, Иске Казиле урта мәктәпләре командалары катнашты. Ярышлар 8 үлчәү категориясендә үткәрелде. 40 кг.га кадәр-Раил Мөхәммәтдинов (Затон), 45 кг.га кадәр- Булат Йосыпов (Кама Тамагы), 50 кг.га кадәр Алексей Пайгерчев (кадет-интернат мәктәбе), 55 кг.га кадәр- Марат Гыйниятуллин (Олы Кариле), 60 кг.га кадәр- Навил Камалиев (Иске Казиле), 65 кг.га кадәр- Александр Козлов (кадет-интернат мәктәбе), 70 кг.га кадәр- Тимур Гарәфетдинов (кадет-интернат мәктәбе), 70 килограммнан артык үлчәү категориясендә Рамазан Хәсәнов (Олы Кариле) җиңү яулады.
Нәтиҗәдә гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленде: беренче урында- кадет-интернат мәктәбе, икенче урында- Иске Казиле, өченче урында - Олы Кариле, дүртенче урында- Кама Тамагы, бишенче урында - Затон мәктәбе командалары. Кадет-интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз җиңүләрен "Язгы изгелек атнасы" бөтенроссия акциясенә багышлады. Егетләр биредә көрәш белән җитди шөгыльләнә, барлык ярышларда катнашып призлы урыннар алалар. Сәнгать җитәкчесе Татьяна Демидова җитәкчелегендәге "Аэлита" бию коллективы ярышны тагын да бизәде. Кадет-интернат мәктәбе тәрбиячесе Виталий Лукин ярышларны оештыруда башлап йөрде һәм команда әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев