Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанга 460 спортчы килгән инде

Су спорты буенча дөнья чемпионаты башланырга өч көн вакыт калып бара. Казанга 460 спортчы килгән инде. Башкалага килеп урнашкан спортчылар - Кытай, Бразилия, Казахстан, Япония, Төрекмәнстан, Италия, Бөекбритания, Төньяк Корея, Нидерланд, Мексика, Йәмән, Россия, Швейцария, Австралия, Франция, Колумбия һәм Венгриядән. Дөнья чемпионатында 190 илдән 2651 спортчы көч сынашачак. 21 июльдә...

Су спорты буенча дөнья чемпионаты башланырга өч көн вакыт калып бара.

Казанга 460 спортчы килгән инде. Башкалага килеп урнашкан спортчылар - Кытай, Бразилия, Казахстан, Япония, Төрекмәнстан, Италия, Бөекбритания, Төньяк Корея, Нидерланд, Мексика, Йәмән, Россия, Швейцария, Австралия, Франция, Колумбия һәм Венгриядән.

Дөнья чемпионатында 190 илдән 2651 спортчы көч сынашачак. 21 июльдә Канада, Мисыр, АКШ, Үзбәкстан һәм Россиядән зур делегацияләре иң беренче булып килде. Чемпионатка килгән АКШ спортчылары арасында 10 метрлы каланчадан суга сикерү буенча 2012 елгы җәйге Олимпия чемпионы, 16 тапкыр АКШ чемпионы Дэвид Будайя, шулай ук синхрон трамплин буенча Лондондагы 2012 елгы Олимпия уеннарының көмеш призерлары Келси Брайант һәм Эбигейл Джонстон бар.

Россия җыелма командасы составында - алты тапкыр Европа чемпионы, өч метрлы трамплиннан суга сикерү буенча 2012 елгы Олимпия чемпионы Илья Захаров.

19 июльдән суга сикерүчеләрнең рәсми күнегүләре башланды, 20 июльдән һәм бүгеннән - синхрон йөзүчеләр һәм ачык суда йөзүчеләр, 23 июльдән ватерполчылар шөгыльләнә башлый. 28 июльдән - йөзүчеләр, 31 июльдән хай-дайверлар күнегүләр уздырырга керешә, дип җиткерде.

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев