Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанга Бадминтон Үзәге ачылышына Кама Тамагы районнан көчле батминтончылар чакырылган иде

Бадминтон үзәге ачылу уңаеннан Татарстанда бадминтонга нигез салучы Фәрит Вәлиев кубогына республика турниры үткәрелде. Чарага безнең районнан да көчле батминтончылар чакырылган иде. Безнең дүрт спортчы: Альберт Гарифуллин, Илшат Моталипов, Дмитрий Севастьянов һәм Альберт Ильинга яңа спорт комплексында беренче булып уйнау бәхете елмайды. Ярышлар парлы һәм катнаш разрядларда алып барылды. Безнең...

Бадминтон үзәге ачылу уңаеннан Татарстанда бадминтонга нигез салучы Фәрит Вәлиев кубогына республика турниры үткәрелде.

Чарага безнең районнан да көчле батминтончылар чакырылган иде. Безнең дүрт спортчы: Альберт Гарифуллин, Илшат Моталипов, Дмитрий Севастьянов һәм Альберт Ильинга яңа спорт комплексында беренче булып уйнау бәхете елмайды.
Ярышлар парлы һәм катнаш разрядларда алып барылды. Безнең спортчылар республиканың көчле бадминтончылары белән лаеклы көч сынашып, алар белән уйнаудан зур тәҗрибә алды. Дмитрий Севастьянов Кайбыч районыннан Полина Григорьева белән парлап республика турнирларында күп тапкыр җиңү яулаган Кирилл Ермаков һәм Анастасия Добрынинага чирек финалга чыгуда киеренке көрәштә оттырды. Ә Илшат Моталипов Кайбыч районыннан Гүзәл Хәйруллина белән парлап республиканың көчле бадминтончысы Дария Джетжула белән парлап Европа чемпионаты призеры Анатолий Ярцевка каршы уйнадылар.
Безнең спортчылар бу әһәмиятле чароада катнашуларыннан бик канәгатm калды. Аларга бадминтон федерациясеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тиздән бу Бадминтон Үзәгендә Татарстан Республикасы беренчелеге уздырыла, анда безнең спортчылар да катнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев