Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Каматамагылылар виндсерфинг дигән спорт төре белән таныша фото

Иделдән башка безнең кече ватаныбызны күз алдына китерүе дә кыен. Җәйге ялларны елга яки күл ярыннан башка үткәрү мөмкин түгел. Әмма социаль челтәрдә каматамагылылар виндсерфингка өйрәтү дәресләре булачагы турындагы белдерү белән кызыксына. Барысы да бу спорт төре белән якыннанрак танышырга тели. Шимбә көнен актив үткәрергә теләгән төрле яшьтәге группа иртә...

Иделдән башка безнең кече ватаныбызны күз алдына китерүе дә кыен. Җәйге ялларны елга яки күл ярыннан башка үткәрү мөмкин түгел.

Әмма социаль челтәрдә каматамагылылар виндсерфингка өйрәтү дәресләре булачагы турындагы белдерү белән кызыксына. Барысы да бу спорт төре белән якыннанрак танышырга тели. Шимбә көнен актив үткәрергә теләгән төрле яшьтәге группа иртә белән Заов.Каратай пляжына җыелды. Алар арасында балалар, яшьләр, гаилә парлары һәм олы яшьтәге ханымнар да бар иде. Виндсерфинг буенча инструктор: "Виндсерфинг - ул паруслы спорт төре. Аның нигезендә су өстендә җиңел тактада үз-үзеңне тота белү ята", - дип аңлатты. Өйрәтүчеләргә иң төп таләп - суда йөзә белү, чөнки тактада йөри белмәгән кешенең суга егылуы ихтимал.
Тактага утырган килеш йөреп карау катнашучыларга көймәдә үзең йөзгәндәге кебек кенә кичерешләр бирми. Үз-үзләрендә ышаныч барлыкка килгәч, "укучылар" тактага басып ишкәк ярдәмендә йөрде. Спорт дәресенең нәтиҗәсе булып тактага парус куеп йөзү булды.
Ял итәргә килгән кешеләрнең үзләренә рәхәтлек һәм онытылмас кичерешләр алуы һәм әлеге спорт төре белән шөгыльләнүне дәвам итү теләге туу бик мөһим. Менә аларның фикерләре:
Галия Шакирова: Үз тормышыңда нәрсәнедер үзгәртү, яңалыкка өйрәнү беркайчан да соң түгел. Бүген монда без су энергиясенең суда йөргәндә безгә күчүен тойдык - үз көчеңә ышаныч туа, бу - табигать белән кешенең бергә берләшүе ул.
Әлфия Тукаева: Әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт. Без Казаннан кайтып, монда ялларны актив һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәреп булуына бик гаҗәпләндек. Алга таба да бу шөгыльне дәвам итәсе һәм күбрәк якташларыбызны да җәлеп итәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев