Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагында самбо буенча мастер-класс узды

«Акчарлак» спорт комплексында Бурятия Республикасы җыелма командасы әгъзалары самбо буенча мастер-класс күрсәтте.

– «Акчарлак» спорт комплексының көрәш залында самбо һәм хәрби самбо буенча Бурятия Республикасы җыелма командасы әгъзалары катнашында мастер-класс узды,– диде «Рекорд-Кама Тамагы» спорт клубы тренеры Сергей Федоров. – Чемпионнар белән күнекмәләрне Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры, самбо һәм дзюдо буенча Россия спорт мастеры, дзюдо буенча Россия кубогы иясе Татьяна Мужанова үткәрде. Ирекле көрәш буенча РФ спорт мастеры, Россия Беренчелегенең көмеш призеры, самбо буенча спорт мастеры, хәрби операциядә хезмәт иткәннәр истәлегенә хәрби самбо буенча Казанда узган  Беренче Бөтенроссия турниры чемпионы Алексей Власенко, самбо буенча спорт мастеры, хәрби самбо буенча Ерак Көнчыгыш федераль округы җиңүчесе, хәрби операциядә хезмәт иткәннәр истәлегенә хәрби самбо буенча Казанда узган Беренче Бөтенроссия турниры чемпионы, катнаш хәрби көрәш буенча профессиональ спортчы (гомуми рекорд – 7 җиңүдән торган серия) Константин Подойницын һәм югары категорияле тренер Жаргал Жигжитов яшь спортчыларыбызга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм киләчәккә киңәшләр бирделәр. 

«Акчарлак» спорт комплексында мастер-класс кысаларында шулай ук бурят милли көрәше буенча ярышлар да узды, анда спортчылар бурят халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышты. Мәсәлән, милли бию – бурят-монгол милли көрәше алдыннан бии торган традицион бөркет биюе күрсәтелде.

Күптән түгел Бурятия Республикасы җыелма командасы самбо буенча беренче Бөтенроссия турнирында һәм махсус операция сугышчылары истәлегенә багышланган хәрби самбо турнирында катнашкан, ярыш нәтиҗәләре буенча командада ике чемпион һәм ике бронза призер барлыкка килгән.

– Тәҗрибә уртаклашкач, кунаклар безнең самбочыларны дөнья энҗесе булган Байкал күле буена чакырдылар, – дип сүзен дәвам итте Сергей Васильевич. – Нәтиҗәдә безнең районның самбо секцияләре һәм Бурятия самбочылары арасында алга таба хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Дустанә шартларда кунакларга татар халкының милли ризыгы чәкчәк бүләк ителде. «Акчарлак» комплексы директоры Розалия Мирзакантовага һәм комплексның бөтен коллективына кунакларны җылы кабул иткәннәре һәм уңайлы урнаштырганнары өчен рәхмәт белдерәбез…

Ә иң мөһиме, яшь самбочыларыбыз тәҗрибәле спортчылар мисалында мастер-класс барышында даими күнегүләрнең нәтиҗәсен һәм файдасын күрделәр, тырышлыкның спортта гына түгел, укуда да, көндәлек тормышта да уңышка китерүен аңладылар. Тәрбияле булу, әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт итү һәм тыйнаклык – чын спортчыларга хас сыйфатлар. Һәм мондый чараларда иң мөһим бурычларның берсе, әлбәттә, патриотлар тәрбияләү, махсус хәрби операция барган безнең көннәрдә, бөтен ил берләшеп, яклаучыларыбызга ярдәм күрсәткән чорда бу аеруча актуаль…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев