Кама Тамагының батыры Лениз Абдуллин алтынчы тапкыр республика чемпионы исемен яулады
Узган атнада Казанда "Көрәш" XX традицион республика ярышлары узды. Анда тулы составта ягъни барлык 7 үлчәүдәге категориядә безнең район көрәшчеләре дә катнашты. 130 кг.дан артык үлчәмдә дөнья һәм ТР чемпионы, район сабантуйларында берничә тапкыр батыр калган якташыбыз Лениз Абдуллин алтынчы тапкыр республика чемпионы исемен яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев