Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән иң яхшы спортчы Светлана Никаншина

Ноябрь аенда безнең мөмкинлекләре чикләнгән иң яхшы спортчыбыз Светлана Никаншинаны спортның паралимпия төрендә академик ишү буенча республика командасында сынау тренировкасына чакырганнар. - Миңа бик ошады, - ди Светлана. - Спортның бу төре белән шөгыльләнергә телим, әмма, кызганычка каршы, мин барлык төркемнәрдә дә шөгыльләнә алмыйм. Динар Мифтахов кебек ялгыз экипажда яки...

Ноябрь аенда безнең мөмкинлекләре чикләнгән иң яхшы спортчыбыз Светлана Никаншинаны спортның паралимпия төрендә академик ишү буенча республика командасында сынау тренировкасына чакырганнар.


- Миңа бик ошады, - ди Светлана.
- Спортның бу төре белән шөгыльләнергә телим, әмма, кызганычка каршы, мин барлык төркемнәрдә дә шөгыльләнә алмыйм. Динар Мифтахов кебек ялгыз экипажда яки "дүртле", "сигезле" экипажларда гына. Бу экипажларда буш урын юк. Ә аларга ашыгыч рәвештә "икеле"гә спортчы кирәк булган.
Минем мөмкинлекләрне җитди спортчылар бәяләде, аерым алганда Россия паралимпия җыелма командасы өлкән тренеры Валерий Рябков. Әлегә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр, миңа яраклы төркемдә урын бушагач чакырырга вәгъдә иттеләр.
Хәзер мин "Акчарлак" спорт комплексында тренажер залында шөгыльләнәм. Анда да ишүчеләр өчен "Концепт-2" махсус тренажеры юк. Беренчедән, ул кыйммәтле тренажер, икенчедән, һөнәри планда спортчыларның чикләнгән контингентына гына кирәк. Тагын бер чикләү бар әле. Җыеннарда шөгыльләнү түләүле, айга 30 мең сумга якын түләргә кирәк. Бурычым - яхшы нәтиҗәләр күрсәтү, мин шулай гына тренерларда кызыксыну уята алачакмын. Мин бик тырышачакмын, чөнки бу командага керергә телим.
Фото шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев