Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагында "Идел таңнары "газетасы призына футбол турниры үткәрелде

24 октябрьдә "Акчарлак" спорт -сәламәтләндерү комплексында быел 18 нче тапкыр "Идел таңнары" газетасы призына футбол турниры үткәрелде. Анда Тәтеш, Буа һәм безнең район командалары ярышты. Башка еллардан аермалы буларак бу юлы ветеран футболчылар чакырылган иде. Һәм алар бина эчендә уйнадылар. Беренче урынга Буа спортчылары лаек булды. Икенче урында - каматамагылылар,...

24 октябрьдә "Акчарлак" спорт -сәламәтләндерү комплексында быел 18 нче тапкыр "Идел таңнары" газетасы призына футбол турниры үткәрелде.


Анда Тәтеш, Буа һәм безнең район командалары ярышты. Башка еллардан аермалы буларак бу юлы ветеран футболчылар чакырылган иде. Һәм алар бина эчендә уйнадылар. Беренче урынга Буа спортчылары лаек булды. Икенче урында - каматамагылылар, өченче урында - тәтешлеләр. Күчмә кубокны Буа командасы капитаны Александр Степановка уеннарның оештыру комитеты рәисе Виталий Юманов тапшырды. Оештыручылар һәм футболчылар уеннарның иганәчесе "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ һәм аның генераль директоры Зөфәр Гарәфиевка рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев