Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагында ХХХ кышкы спорт уеннары булып узды

Ярышлар берьюлы дүрт җирдә - волейбол, футбол, теннис һәм шашка уеннары белән башланып китте. Өстәл теннисында финалга Куйбышев Затон, Кирельский, Балтач һәм Сөйки командалары чыкты. Нәтиҗәдә беренче урынны Сөйки җирлеге командасы, Кама Тамагы - икенче, өченче урынны Иске Казиле командасы яулады. Һәр елдагы кебек шашка уеннарында кеше күп катнашты. Уенда...

Ярышлар берьюлы дүрт җирдә - волейбол, футбол, теннис һәм шашка уеннары белән башланып китте.

Өстәл теннисында финалга Куйбышев Затон, Кирельский, Балтач һәм Сөйки командалары чыкты. Нәтиҗәдә беренче урынны Сөйки җирлеге командасы, Кама Тамагы - икенче, өченче урынны Иске Казиле командасы яулады.
Һәр елдагы кебек шашка уеннарында кеше күп катнашты. Уенда үз командаларына 20 балл җыяр өчен җирлек башлыклары үзләре дә катнашырга тырыша. Ярымфиналга Кама Тамагы, Иске Барыш, Олы Кариле, Иске Казиле һәм Олы Салтык командалары чыкты. Финалда өч иң көчле команда көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урында Олы Кариле, икенче урында - Кама Тамагы, өченче урында Иске Казиле командалары.
Хоккейда катнашмаган командаларга мини-футбол буенча ярышларда балл җыю мөмкинлеге бирелде. Финалга дүрт җирлек командасы чыкты, ләкин өчесе генә ярышты. Киеренке көрәштә Тенеш җирлеге беренче, Яңасала - икенче, Сөйки җирлеге командасы өченче урынны яулады.
Волейбол - каматамагы-лыларның яраткан уеннарыннан берсе. Кышкы спорт уеннары кысаларында Кама Тамагы урта мәктәбенең зур залында финалда районның өч көчле командасы очрашты. Болар - Олы Кариле, Тәмте, Кама Тамагы командалары. Уен бик киеренке узды. Җанатарлар спортчыларга көч биреп, алар өчен борчылып тордылар. Очрашу нәтиҗәсе: Кама Тамагы - 1 урын, Тәмте - 2 урын, Олы Кариле - 3 урын.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев