Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагы мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча ярышлар узды.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Люция Заһидуллина үзенең сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, шахмат буенча ярышлар районда яңа ел алдыннан инде өченче тапкыр уза. Шулай ук Люция Ильяс кызы чараның иганәчесе - "Наш дом" идарә компаниясе директоры Рамил Галимовка рәхмәт әйтте. Ярышларны үткәрүдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь...

Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Люция Заһидуллина үзенең сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, шахмат буенча ярышлар районда яңа ел алдыннан инде өченче тапкыр уза.

Шулай ук Люция Ильяс кызы чараның иганәчесе - "Наш дом" идарә компаниясе директоры Рамил Галимовка рәхмәт әйтте.
Ярышларны үткәрүдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Мөнир Нотфуллин да ярдәм күрсәтте. Ул уен алдыннан балаларга берничә сүз әйтте: "Шахмат күптәнге һәм мавыктыргыч уеннарның берсе булып санала. Аны төрле яшьтәге кешеләр дә уйный ала. Ул - кешенең сүзсез дә бер-берсен аңлап уйнавы. Шахматчыларның үз теле бар: аклар белән йөрисең, каралар белән җавап аласың. Иң мөһиме - көндәшеңнең уйларын алдан белү".
Чараны оештыручылар - мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге.
Ярышларда Кама Тамагы, Затон, Рудник, Кама Тамагы татар, Тәмте, Олы Кариле, Иске Казиле, Келәнче, Сөйки, Красновидово, Кирельск, Кадет мәктәбеннән 42 укучы катнашты. Укучыларның яше - 7 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәкләр.
Командалар арасында көрәш бик көчле булды. Ярышларда катнашучылар партияләр уйнаганда көндәшләренә "шах" һәм "мат" куярга тырышып озак баш ваттылар.
Җиңүчеләр мәгариф идарәсе мактау кәгазе һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
7дән 13 яшькә кадәрге төркемдә 1 урынны Кама Тамагы мәктәбеннән Раидә Хәбибуллина алды, 2 урында - Тәмте мәктәбеннән Динара Әбелханова, 3 урында - Сөйки мәктәбеннән Полина Борисова. Малайлар арасында шул ук яшь категориясендә: 1 урында - Тәмтедән Серафим Лопатин, 2 урында - Кама Тамагыннан Рамилә Хәбибуллина, 3 урында - Тәмтедән Әдилә Әбелханова.
14 яшьтән 18 яшькәчә төркемдә кызлар арасында Олы Кариле мәктәбеннән Әдилә Сөнгатуллина җиңүче дип табылды, 2 урында Сөйки мәктәбеннән Екатерина Григорьева, 3 урында Тәмте мәктәбеннән Алия Зарипова. Малайлар арасында 1 урынны Олы Кариле мәктәбеннән Айдар Сөнгатуллин яулады. 2 урында - Затоннан Никита Наумов, 3 урында - Олы Кариледән Илмир Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев