Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагы футболчыларның чираттагы уңышы

Агымдагы елның февраленнән апрельгә кадәр республикада футболның һәвәскәр лигасында катнашучылар өчен күләмле ярышлар үткәрелде. Анда республика районнарыннан 54 команда катнашты. Алар арасында безнең футболчылар да уңышлы чыгыш ясады. - Ярышлар һәркайсы 9 команда буенча 6 төркемдә узды, - диде безнең футбол командасы тренеры Ришад Хананов. - Үз төркемнәрендә безнең спортчылар...

Агымдагы елның февраленнән апрельгә кадәр республикада футболның һәвәскәр лигасында катнашучылар өчен күләмле ярышлар үткәрелде.

Анда республика районнарыннан 54 команда катнашты. Алар арасында безнең футболчылар да уңышлы чыгыш ясады.
- Ярышлар һәркайсы 9 команда буенча 6 төркемдә узды, - диде безнең футбол командасы тренеры Ришад Хананов. - Үз төркемнәрендә безнең спортчылар ышанычлы җиңү яулап, Зур кубок өчен уеннарны дәвам итте. Команда барысы 12 матч уйнады, шуның 11ендә җиңү яуладык, берсен ничьяга тәмамладык. 17 апрельдәге уенда оттырдык һәм нәтиҗәдә өченче урынга чыктык.
Спортчыларыбызга ярдәм күрсәткән иганәчебез - төзелеш гипсы заводына рәхмәтебез зур. Спортчылар финанс ярдәме күрсәткән өчен депутат Андрей Татьянчиковка аеруча рәхмәтле.
28-30 апрельдә футбол буенча районның җыелма командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашачак. Ярышлар Аксубайда уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев