Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кама Тамагы дзюдочылары яхшы нәтиҗә күрсәтте

Буа шәһәренең “Батыр” спорт комплексында Бөтендөнья дзюдо көненә багышланган дзюдо буенча төбәкара турнир булып узды.

–“Рекорд-Кама Тамагы” спорт клубы спортчылары, ТР ДОСААФ Тәтеш автомәктәбе командасы данын яклап, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, - диде спорт клубы тренеры Сергей Федоров. – 26 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 2012-2014 елгы малайлар арасында киеренке көрәш нәтиҗәсендә пьедесталда безнең спортчылар урын алды. Ярослав Поздняков – җиңүче, Арслан Идиятуллин икенче урында, ә бронза призеры Әмирхан Латыйпов булды, дзюдочылар барысы да Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары.

30 килограммга кадәрге авырлык категориясендә иң яшь спортчылар арасында Кама Тамагы татар мәктәбеннән Рамзан Гыйззәтуллин өченче урында, ә 2011-2010 елгы үсмерләр арасында 46 килограммга кадәрге авырлыкта Савелий Макаров (Кама Тамагы мәктәбе) һәм Илхан Заһиров (Кама Тамагы татар мәктәбе) бронза призерлары булды. 2011-2012 елларда туган малайлар арасында 30 кг авырлык категориясендә Кама Тамагы мәктәбеннән Тимур Әхмәтҗанов өченче урынны яулады.

Сергей Васильевич спорт клубы шәкерте Ирина Идиятуллинаның абсолют авырлык категориясендә өченче урынны яулавын аерым билгеләп үтте.

– Ул үзенекендә түгел, башка авырлык категориясендә чыгыш ясап, нык холкын һәм югары максатчанлыгын күрсәтте, - диде Сергей Федоров.

Шулай итеп, турнир яшь спортчыларның спорт осталыгын арттырып, иң көчлеләрне ачыклады. Мондый чаралар, һичшиксез, сәламәт яшәү рәвешен һәм үз сәламәтлекләренә җаваплы мөнәсәбәтне пропагандалауга, яшүсмерләрне һәм яшьләрне әхлакый-патриотик тәрбияләүгә, республикада һәм аның районнарында әлеге спорт төрен популярлаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев