Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җир шарын ничә тапкыр узабыз?

Узган атнада Тәмте урта мәктәбе "Сочи-2014" яки "Пьер де Кубертен истәлегенә багышланган дөнья тирәли" Бөтенроссия акциясендә катнашты. "2014" формуласы- ул 20 минутлы йөгерү һәм көндезге 14.00 сәгатьтә башланды. Биредә йөгерергә, бер яки ике аякта,скакалкада сикерергә, велосипедта йөрергә мөмкин иде. 10 сыйныф укучылары Анна умылина һәм Марсель Сәләхов алдан Сочи-2014 Олимпия...

Узган атнада Тәмте урта мәктәбе "Сочи-2014" яки "Пьер де Кубертен истәлегенә багышланган дөнья тирәли" Бөтенроссия акциясендә катнашты.

"2014" формуласы- ул 20 минутлы йөгерү һәм көндезге 14.00 сәгатьтә башланды. Биредә йөгерергә, бер яки ике аякта,скакалкада сикерергә, велосипедта йөрергә мөмкин иде. 10 сыйныф укучылары Анна умылина һәм Марсель Сәләхов алдан Сочи-2014 Олимпия уты моделе буенча факел әзерләгән иде. Дистанциядә катнашучыларның һәркайсы бер-берсенә "Олимпия утын" тапшырганда сәламәт яшәү рәвешенә багышланган сүз әйтте. Йөгерүне оештыручылар барлык йөгерүчеләр узган юлны бергә кушып суммар дистанцияне исәпләп чыгарды. Сайтта барлык йөгерүләрнең суммар дистанциясе экватор 40075 километр бердәм үлчәмдәге олимпия дистанциясенә кушыла. Без - Тәмте урта мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы 12426 километр олимпия дистанциясен уздык! Ахырдан 11 сыйныф кызлары Казан Универсиадасы ябылу вакытындагы кебек флешмоб үткәрде. Олимпия йөгерүе барышында мәктәп матбугаты вәкилләре Кристина Кудрявцева, Анастасия Терентьева һәм Анна Умылина эшләде. Әңгәмәләрдән юллар китерәбез: "Мин факел тотып йөгергәндә үз илем һәм спортчылар өчен горурлык хисе кичердем",-дип үз фикерләре белән уртаклашты бер укучы. "Мондый чарада катнашуыбызга бик шатбыз", "Бу бик шәп! Онытылмаслык чара һәм бик күңелле!" дигән фикерләр булды.

Без барлык мәгариф учреждениеләрен, сәламәтләндерү һәм спорт оешмаларын, гомумән олимпия хәрәкәте кыйммәтләрен уртаклашырга теләгән һәркемне акциядә катнашырга чакырабыз. 2014 елның 1 февраленә кадәр үзегез өчен уңайлы көнне сайлагыз, стартка басыгыз һәм үз нәтиҗәләрегезне язып куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев