Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңү дистанциясе

Куйбышев Затон штпдагы һәлак булганнар һәйкәле яныннан район үзәгендәге һәйкәлгә кадәр Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган ун километрлы традицион йөгерүдә 23 укучы катнашты.

Стартка узган елгы йөгерүдә катнашучылар да, яңа спортчылар да чыкты. Затонлылар - 5 сыйныф укучысы Владимир Семенов (9 урын), Денис шулаев (11 урын), Данил Исламов (12 урын) Җиңү дистанциясен беренче тапкыр узды. Кирельск мәктәбе укучысы Айрат Хәйруллин калганнардан бик күп алга китеп, егетләр арасында беренче булып финишка килде (41 минут) Ул алдагы елдагы йөгерүләрдә II һәм III урыннарны алган иде.

Икенче күрсәткеч Кама Тамагы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ильяс Гомәровта һәм кадет мәктәп-интернат укучысы Александр Федотов өченче урында.

Кызлар арасында Сөйки мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Инна Калеева өченче ел рәттән беренче урынны беркемгә дә бирми. Икенче урында - Кирельск мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Альбина Хәмидуллина. Призерларның барысына да грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев