Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңү җиңел бирелми

Республика күләмендә «Ватаным Татарстан» газетасының каһарман шагыйрь Муса Җәлил призына Әлмәт шәһәрендә узган бәйгедә безнең районнан Равил Мөбарәкшин катнашты һәм призлы урын яулады. Көрәш киң таралды, чөнки милли көрәш ул спорт кына түгел, халыкның гореф-гадәтләрен саклау да. Спортның бу төре милләтебезнең кыюлыгына, тәвәккәллегенә басым ясый. 2003 елның апрелендә көрәш буенча...

Республика күләмендә «Ватаным Татарстан» газетасының каһарман шагыйрь Муса Җәлил призына Әлмәт шәһәрендә узган бәйгедә безнең районнан Равил Мөбарәкшин катнашты һәм призлы урын яулады.

Көрәш киң таралды, чөнки милли көрәш ул спорт кына түгел, халыкның гореф-гадәтләрен саклау да. Спортның бу төре милләтебезнең кыюлыгына, тәвәккәллегенә басым ясый. 2003 елның апрелендә көрәш буенча республика турниры безнең районда үткән иде һәм анда якташыбыз, ТP физик культура һәм спорт буенча дәүләт комитеты рәисе, РСФСРның атказанган тренеры, ТPның атказанган физик культура хезмәткәре Хәниф Мортазин оештырды. Соңгы ике елда көрәшчеләр нефтьчеләр башкаласында үзләрен сынады. Әлмәттән бик тәэсирләнеп кайткан Равил сүзләренә караганда, хәер, матбугатта да бу хакта горурланып яздылар, турнирны оештыру һәм уздыру югары дәрәҗәдә булган, ягъни Сочидагы Олимпиададан ким түгел. Бәхәсле очракларны хәл итү өчен бил алышын видеотасмага төшереп барганнар. Җиңү, чыннан да, җиңел бирелми. Узган ел равил 130 кг авырлыктагылар белән көрәшеп, призлы III урын яуласа, быел 100 кг.лылар арасында II урынга лаек була. Бу категориядә республиканың 49 көрәшчесе катнаша. Ярым финалга 5 кеше кала. «Журавлев белән көрәшкәндә ирен ярылды, кул авыртты, күзгә «фингал» куйды...- дип искә ала ул. - Ә менә финалда бар авыртуны онытып, үзеңне кызганмыйча көрәшәсең инде». Кече Салтык спорт залында 5 сыйныфта укыганда спорт белән мавыга башлаган егет чаңгы һәм самбода да яхшы нәтиҗә күрсәтә. Районда 2002 елда чаңгы ярышында I урын, шул елны республикада «Иң яхшы чаңгычы» ярышында I разрядлы IV урын ала. Казан педагогия институтының спорт факультетында укыганда Татарстан студентлары арасында самбо көрәшендә III урын, соңрак Казан беренчелегендә призлы урын яулый. 2011 елдан башлап (мәктәп спорт залын исәпкә алмаганда) яшь егетне, көче уйнап торганын, күзләрендә өмет чаткыларын күреп, Әүхәт Мөхәммәдиев үз канаты астына ала. Сүз уңаеннан, Әүхәт Хәлим улы 11 тапкыр район батыры, ТРның атказанган спорт мастеры, РФ спорт мастеры, 2 тапкыр Россия чемпионы, күптапкырлар Татарстан чемпионы булган, инде үз укучыларын зур җиңүләргә ирештергән тренер. «Республикада иң көчле ярышларның берсе бу, - ди Әүхәт Хәлим улы. - Һәр үлчәү категориясендә 50-70 кеше катнашты. Аңлашыла ки, җиңү өчен нык әзерлек кирәк. Равил бик матур көрәште. Финалда Теләчедән атказанган спорт остасы Раил Нургалиевкә генә оттырды. Һәрберсе Равил кебек шөгыльләнсә, команда әйбәт нәтиҗәгә ирешер иде. Без районнан һәр үлчәү категориясендә катнашу өчен 10 кеше бардык. Алмаз Вәлиев (Атабай), Руслан Рәхимов (Каратал), Ленар Әхмәдуллин (Кама Тамагы) яхшы көрәштеләр. Һәр көрәшченең үзеннән тора. Шәкертләрем арасыннан (алар 16 кеше) Равилдән кала, Алмаз Гыйләҗев, Булат Йосыпов (икесе дә Кама Тамагыннан) өметле яшьләр. Ә Равилнең әтисе авыл батыры, районда призлы урыннар яулаган Госман минем иң якын дустым иде. Мин аның алдындагы бурычымны үтим».

Равил белән тренер Әүхәт Хәлим улы 2011 елдан республика күләмендә яхшы нәтиҗәләр яулый башлыйлар. 2007 елда - Кариле, 2010, 2012, 2013 елларда Кама Тамагы батыры. Туктаусыз шөгыльләнүләр, үзеңне формада тоту, әлбәттә, күп көч сорый. Ул моңа һич тә авырсынмый. Киресенчә, көрәш остасы булырга хыяллана. Киләсе ярыш - апрель аенда Түбән Камада узачак көрәшне Данил Галиев призына әзерлиләр. Берүк, хыяллары чынга ашсын! Милли спорт төре үссен, камилләшсен, аның асылы саклансын.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев