Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөзү буенча шәхси беренчелек

«Акчарлак» СОК ачылганнан бирле балалар бассейнда бик теләп шөгыльләнә. Биредә берничә тапкыр районыбызның иң яхшы йөзүчеләрен ачыклаган ярышлар үткәрелде.

Бу юлы Буа районы йөзүчеләрен кунакка чакырып, күршеләр белән көч сынашып карарга булдылар. Ярыш башланыр алдыннан аларга спорт залларын күрсәттеләр, заманча комплекста спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре турында сөйләделәр, кунаклар канәгать калды.

Укучылар арасында йөзү буенча шәхси беренчелектә катнашучыларны МР башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Александр Кочетков һәм «Акчарлак» СОК директоры Резедә Әсхәдуллина сәламләде.

50 метрга йөзүдә өч команда: Кама Тамагы татар урта мәктәбе, «Акчарлак» һәм Буа районы командаларыннан торган ике төркемдәге егетләр һәм кызлар катнашты.

Өлкән яшьтәге төркем егетләре арасында призлы урыннарны буалылар бүлеште: I урын - Инсаф Гыйматдинов, II урын - Илдар Бәширов, III урын - Әмир Гайфетдинов, кечкенә яшьтәгеләр арасында I урында - Ранис Гобәйдуллин, II урын - Бикбулат Хәбибуллин, икесе дә Буадан һәм III урын - Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән Илназ Миңнуллин. Өлкән яшьтәге кызлар арасында I урынны Илмира Кәримуллина, II урынны Илсинә Гобәйдуллина, икесе дә Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән, алды. Кечкенәләр төркемендә I урында Асия Сәләхетдинова, II урында - Нәфисә Җаббарова, икесе дә Буадан, III урында - Кама Тамагы мәктәбе укучысы Алинә Йосыпова. Буалылар яхшы йөзү техникасы күрсәтте, ә безнекеләр этәргеч алды. Ахырдан җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды, тәм-томнар белән чәй табыны оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев