Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңү көненә көмеш бүләк

«Рекорд-Кама Тамагы» спорт клубының самбочылар командасы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган самбо турнирында икенче урынны яулады.

- Тәтешнең «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексында ТР ДОСААФның Тәтеш автомәктәбе призларына Җиңү көненә багышланган самбо бәйрәме булды, - дип хәбәр итте «Рекорд» спорт клубы тренеры, беренче категорияле хөкемдар, ярышларны оештыру комитеты рәисе Сергей Федоров.

Сергей Васильевич билгеләп үткәнчә, безнең спорт клубы самбочылары төрле авырлык һәм яшь категорияләрендә чыгыш ясаган һәм көчле көндәшләр белән көрәштә лаеклы нәтиҗә күрсәтеп, командага көмеш медаль яулаган. Рамзан Идрисов үз яшь һәм авырлык категориясендә җиңүче булган. Команда тупланмасына көмеш медальне Ярослав Поздняков, Әскәр Маннапов, Эльмир Гаязов, Рамзан Гыйзәтуллин, Тимур Әхмәтҗанов китергән. Бронза призерлары – Әмирхан Латыйпов, Ризван Шәйхиев, Артур Әхмәтҗанов, Илхан Заһиров, Арслан Идиятуллин, Ирина Идиятуллина.

Бу Җиңү көненә багышланган, «Рекорд - Кама Тамагы» клубы спортчылары катнашындагы икенче турнир, апрель ахырында безнең дзюдочылар Буада уңышлы чыгыш ясадылар, ә без аларга алга таба да көрәш келәмендә җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев