Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Якынча йомгаклар

Узган җомгада район предприятиеләре һәм оешмалары арасындагы VII спартакиада кысаларында үзәк стадионда җиңел атлетика эстафетасы булды. 4 минут 59 секунд күрсәткече белән беренче урынны Затон урта мәктәбе-"Родничок" балалар бакчасы, ПУ-86 (Затон), кадет мәктәп-интернаты, МПП ТКХ, "Куйбышев Затон" ШИК җыелма командасы алды, икенче урында - МО Советы һәм башкарма комитет, Кама...

Узган җомгада район предприятиеләре һәм оешмалары арасындагы VII спартакиада кысаларында үзәк стадионда җиңел атлетика эстафетасы булды.
4 минут 59 секунд күрсәткече белән беренче урынны Затон урта мәктәбе-"Родничок" балалар бакчасы, ПУ-86 (Затон), кадет мәктәп-интернаты, МПП ТКХ, "Куйбышев Затон" ШИК җыелма командасы алды, икенче урында - МО Советы һәм башкарма комитет, Кама Тамагы штп МСУ, "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, өченче урында - район мәгариф бүлеге, ЦВР, район үзәге балалар бакчалары, үзәкләштерелгән бухгалтерия, Кама Тамагы урта мәктәбе. Барлыгы 9 команда йөгерүчеләре катнашты.
Нәтиҗәдә, 3 төрдән соң (чаңгы эстафетасы, волейбол, җиңел атлетика) МР Советы һәм башкарма комитет, Кама Тамагы штп МСУ, "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы (265 очко) беренче урында, икенче урында - район мәгариф бүлеге, ЦВР, район үзәге балалар бакчалары, үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм Кама Тамагы урта мәктәбе (225 очко), лидерлар өчлеген УСЗ, социминләү, Пенсия фонды идарәсе, ЦСОН һәм Кама Тамагы урта мәктәбе (210 очко) төгәлли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев