Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гимнаст кызларыбыз лаеклы чыгыш ясады

Казанда «Бустан» спорт комплексында нәфис гимнастика буенча «Көзге сөйкемлелек» ачык турниры булып узды.

Валерия Мокшина дүртенче, Динә Әхмәдуллина алтынчы урын алып, профессиональ жюриның югары бәяләвенә лаек булды.

Ярышларда уңышлы чыгыш ясаган Аделина Вәлиева, Милана Сәфәрова, Рузилә Заһидуллинаны да билгеләп үтмичә булмый.

“Кызлар барысы да лаеклы чыгыш ясады, бик тырыштылар! – диде яшь гимнасткаларның тренеры Юлия Овезмамедова.

Соңрак Сөембикә Кубогына нәфис гимнастика буенча төбәкара ярышларда иң яшь катнашучыларыбызның яңа казанышлары билгеле булды.

Спорт мәктәбе укучылары Рузилә Заһидуллина һәм Аделина Вәлиева ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.

Кызлар 3 урын өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.

Без Рузиләнең әнисе белән сөйләштек. Марина Заһидуллина кызының нәфис гимнастика белән 5 яшьтән шөгыльләнүе һәм әлеге спорт төрен бик яратуы турында сөйләде. Быел җәй Рузилә Казанда узган халыкара турнирда уңышлы чыгыш ясаган һәм анда өченче урын алган. "Кызлар барысы да булдырды, алар бик тырыштылар, әмма көндәшләре дә бик көчле иде. Без дүрт көн буе балалар белән бергә булдык, аларга ярдәм иттек, алар өчен борчылдык. Рухи һәм физик яктан авыр, әмма бу –  спорт. Һәм кызлар моны башкарып чыкты!"- диде Марина.

Спортчы кызларыбызның 100 процентка тырышуын билгеләп үтәсе килә. Аларга яңа җиңүләр һәм казанышлар телибез!

Ә гимнасткаларның әти-әниләре тренер Юлия Овезмамедовага кызларны өйрәтүгә күп көч куйганы һәм аларга барлык этапларда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев