Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Герой истәлегенә

Кирельск төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында Советлар Союзы герое Михаил Чирков истәлегенә традицион эстафета үткәрелде. Кама Тамагы, сөйки урта һәм Кирельск төп командалары йөгерүчеләре Сөйки авылыннан Кирельск авылына кадәр эстафета йөгерүе узды. Финишка беренче булып составына 8 сыйныф укучы лары Владислав Бисярин (рәсемдә), Вадим Асякин, светлана Тураева һәм Олеся Сорокина...

Кирельск төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында Советлар Союзы герое Михаил Чирков истәлегенә традицион эстафета үткәрелде.
Кама Тамагы, сөйки урта һәм Кирельск төп командалары йөгерүчеләре Сөйки авылыннан Кирельск авылына кадәр эстафета йөгерүе узды.
Финишка беренче булып составына 8 сыйныф укучы лары Владислав Бисярин (рәсемдә), Вадим Асякин, светлана Тураева һәм Олеся Сорокина кергән сөйки урта мәктәбе командасы килде. Икенче булып эстафетаны Кирельск мәктәбе узды һәм Кама Тамагы урта мәктәбе командасы өченче булып килде.
Эстафетаны оештыручылар җиңүче команданы котлады, укучыларның барысына да эстафетада катнашкан өчен рәхмәт әйтеп, кирәкле һәм мөһим патриотик акция - герой, якташыбызны хөрмәт итеп искә алуда да актив катнашуда өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев