Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Герой истәлегенә

Куйбышев Затон штпда сугышта һәлак булучыларга куелган һәйкәлдән район үзәгендәге һәйкәлгә кадәр Бөек Җиңүгә багышланган традицион ярышта агымдагы елда 24 йөгерүче катнашты. Аларның күбесе мәктәп укучылары, гадәттәгечә Кама Тамагы, Затон урта мәктәпләре вәкилләре күбрәк, шулай ук Сөйки, Кирельск һәм кадет интернат мәктәбе яшь спортчылары да бар иде. "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү...

Куйбышев Затон штпда сугышта һәлак булучыларга куелган һәйкәлдән район үзәгендәге һәйкәлгә кадәр Бөек Җиңүгә багышланган традицион ярышта агымдагы елда 24 йөгерүче катнашты.
Аларның күбесе мәктәп укучылары, гадәттәгечә Кама Тамагы, Затон урта мәктәпләре вәкилләре күбрәк, шулай ук Сөйки, Кирельск һәм кадет интернат мәктәбе яшь спортчылары да бар иде. "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексының йөзү буенча инструкторы, йөгерү буенча берничә тапкыр призер булган Максим Берляков 37,24 м. күрсәткече белән беренче килде. Кама Тамагыннан төрле спорт ярышларында җиңү яулаучы Динар Хәсәнов бу дистанцияне 39,38 м.үтте. Алар нәтиҗәсе зачеттан тыш. Кама тамагы урта мәктәбенең 10А сыйныф укучысы Эмиль Хәйруллин (рәсемдә) агымдагы ел җиңүчесе булды һәм мактауга лаек. Ул йөгерүдә беренче тапкыр катнаша һәм аның күрсәткече- 38,50 м. Икенче һәм өченче урында шул ук мәктәп укучылары Ильяс Гомәров- 41,45 м, Марсель Мөхәммәдияров- 42,20 м. Кызлар арасында дүртенче ел инде Сөйки мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Инна Калеева (50,22м) алдынгылыкны бирми. Икенче урында Кирельск мәктәбеннән Альбина Хәмидуллина- 51,10 м, өченче урында затон мәктәбеннән Евгения Федотова- 52,11. Агымдагы елда Затон мәктәбеннән һәм кадет мәктәбеннән алтынчы сыйныф укучылары Владимир Семенов (43,55 м) һәм Эмиль Морозов (43,56) иң яшь катнашучылар булды. Җиңү дистанциясендә катнашучыларның барысын да тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев